Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Иске Чокалы авылында яшәүче Абдуллаҗан Атаулловка 90 яшь тулды

Абдуллаҗан абый Атаулловны авылдашлары, район халкы, оста тракторчы, комбайнчы буларак белә. Ул Иске Чокалы авылында гомер кичереп, колхозлар гөрләгән чорда тирә-як авылларны иңләгән шәхесләрнең берсе.

-Гомере буе 4 сәгатьтән артык йокламаганмын. Элек бригадалар оешып, күрше авылларга эшкә җибәрәләр иде. Мин дә Шатрашан, Яңа Элмәле якларында күп эшләдем, иртә торып күп йөрергә туры килде,-дип искә ала хезмәт елларын Абдуллаҗан абый.

Иске Чокалы авылында 1927 елның 29 мартында дөньяга килә ул. Сугыш елы, тормыш авырлыгын үз күзләре белән күреп, күп сынаулар уза. "Олырак абый, апалар кул белән иген чәчәләр, иген уралар иде, ә безне аларга ярдәмгә куялар иде, хәзерге яшьләр аларның берсен дә белми",-ди ул авырлыклар турында сөйләп.

Гомере авыл хуҗалыгында уза аның. Тракторчы, комбайнчы булудан тыш, 1961 елда механик вазифасын да башкара. Хәтта, колхоз рәисе булып торырга да туры килә вакытында. Үзе эшләгән чордагы колхоз рәиселәре белән бердәмләшеп эшләүләрен искә ала Абдуллаҗан абый. Авылдагы мәдәният йорты, фермалар һ.б. биналарның төзелеш эшләрендә дә турыдан туры катнашырга туры килә аңа.

Тормыш иптәше Хатирә апа белән алты дистәдән артык ел бергә гомер кичерәләр, алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Күбесе читтә булса да, бәйрәмнәрдә кайтып, туган нигезгә җыелалар, хәл-әхвал белешәләр.

90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтсә дә, Абдуллаҗан абый актив тормыш рәвеше алып барырга тырыша. Йорт тирә яннарында булган эшләр белән мәшгуль булып, дөнья яңалыклары белән танышып яши.

Өлкән юбилярны бәйрәме белән котларга дип, район Советы Аппараты җитәкчесе Эмиль Әхмәтов һәм авыл җирлеге башлыгы Рәмис Низаметдинов килделәр. Гомер бәйрәме белән котлап, Россия Президентының котлау телеграммасын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар, изге теләкләр теләделәр. Абдуллаҗан абый исә җитәкчеләргә хөрмәт белдергәннәрне өчен олы рәхмәтләрен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилейлар