Исеме—батырлар арасында
Сугыш... Нинди куркыныч һәм авыр сүз. Ул күпләрнең якыннарын һәм туганнарын ятим калдыра.
Илебезне явыз көч белән әйләндереп ала. Бу көчкә каршы торыр өчен, явыз фашистларны юк итәр өчен туган ягыбызның ирләре сугыш кырларына китә. Шул батырлар арасында минем бабам — Бухариев Гомәр Садретдин улы да була.
Гомәр Садретдин улы Бохариев 1912 нче елда 31 мартта Зур Чынлы авылында крестьян семьясында туа.
Бөек Ватан сугышы башлангач, 29 яшендә 1941 нче елның 13 августында сугышка китә. Сугышта 155 танковый бригадада хезмәт итә. Ростов-на-Дону шәһәре өчен, Колмыцкая степь шәһәрләре өчен барган сугышларда катнаша. Волгоград шәһәрен азат итү өчен барган сугышта каты яралана. Бабамны 1942 нче елның декаберендә госпитальгә салалар. Алган ярасы куркыныч булганга, шушы ук елны авылга, өенә җибәрәләр. Шул кыска гына вакыт өчендә сугышта курсәткән батырлыклары өчен дүрт медаль белән бүләкләнә.
Тыныч тормышка кайткач Гомәр бабай намус белән хезмәт итүен дәвам итә һәм күп тапкыр мактау грамоталарына лаек була. Ул 1960 нчы елларга кадәр тракторчы булып эшли. Тормыш иптәше Мәсуфа белән алты бала үстерәләр. 2002 нче елның 8 мартында бабам вафат була.
Күпме еллар үтсә дә, без гаиләбез белән Гомәр бабайның кылган батырлыкларын онытмыйбыз һәрвакыт искә алабыз. Мин киләчәктә аның кебек кыю, көчле һәм батыр егет булырга телим.
Рияз Баһаутдинов, Зур Чынлы урта мәктәбе укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев