Ихтирам яулаган җитәкче
Районның авыл хуҗалыгы тармакларын үстерүгә күп көч куйган шәхесләр байтак. Алар арасында Кече Чынлы авылында туып үскән, шушы көннәрдә генә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Иршат Шәкуров та бар.
Элек елларда аның белән бергә эшләргә туры килгән һәр кеше: “Иршат Гәрәй улы чын җитәкче иде. Эшне белеп оештыруы, кулы астында эшләгән белгечме ул, гади колхозчымы, һәркем белән уртак тел табып эшли белгәне өчен яраттык һәм хөрмәт иттек”, ди. 70 яшьлек юбилее белән котларга килгән Александр Ярухин да “Восход” хуҗалыгына Иршат Шәкуров җитәкчелек иткән елларда баш инженер булып эшләгән. Үзенең элеккеге җитәкчесенә ул иң җылы теләкләрен җиткерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе начальнигы исеменнән котлау сүзләрен һәм Рәхмәт хатын үсемлекчелек буенча баш белгеч Фәнил Хәлимов тапшырды.
...70 яшь. Җиргә нык адымнар белән басып йөрүче, һәр сүзен уйлап сөйләүче, киләчәккә карап эш итүче әлеге олпат затка һич кенә дә үз яшен биреп булмый. Егетләргә хас егәрлек белән гомер итүче Иршат Шәкуров бүген дә тормышның нәкъ үзәгендә кайный, һәр көнне мәчеткә йөри. Аның бүген дә бик күп яшь белгечләргә киңәш бирерлек бай тәҗрибәсе бар. Хезмәт юлын шофер хезмәтеннән башлаган Иршат туган авылындагы “Цильна” җәмгыятендә автомеханик, аннан соң комплекслы бригада җитәкчесе булып эшли. Тәтеш – совхоз техникумында һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында укып белемен күтәрә. 1989 елдан 1994 елга кадәр аңа Шәйморзадагы хуҗалык исәбендәге юл – сервис үзәге директоры урынбасары булып та эшләргә туры килә. Югары белемле галим – агроном дипломы алгач ул янә туган авылына кайта һәм “Цильна” хуҗалыгында баш агроном, аннан соң сигез ел рәттән директор урынбасары хезмәтен башкара. Иршат Шәкуровның тирән белемле белгеч, оста оештыручы һәм эш өчен үтә дә тынгысыз җанлы шәхес булуын күреп алган район җитәкчеләре 2002 елда аны Кече Уби авылындагы “Восход” хуҗалыгы җитәкчесенә тәкъдим итәләр. Биредә аңа сигез ел җитәкче дилбегәсен тартырга туры килә. Бу елларда “Восход” кырчылык һәм терлекчелек тармаклары буенча зур уңышларга ирешә, икътисадый яктан районда иң тотрыклы хуҗалыклар сафына баса. Чепкас – Илмәт авылындагы Ямашев исемендәге хуҗалык банкротка чыгып таркала башлагач аны “Восход”ка кушалар. Бу вакытта тере акча күрмәгән авыл халкы һәм ашарына саламы да булмаган ферма терлекләре өчен яңа тормыш башлана. “Восход” канаты астына сыенган чепкаслылар берничә ел эчендә үк эшләрен җайлап тотрыклы эшләп китәләр. Чепкас – Илмәт авылы халкы бүген дә Иршат Шәкуровны олы хөрмәт белән искә алалар. Тырыш хезмәтләре өчен ул бик күп сандагы Дипломнар, мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хезмәт ветераны исемнәренә лаек була. “Әгәр яшьлеккә кире кайтып, кабат һөнәр сайларга туры килсә дә, мөгаен, шушы юлдан китәр идем. Мин үзем сайлаган хезмәтнең тынгысыз икәнен белеп үстем.Иртә торырга, соң ятарга кирәген дә аңладым. Шулай булса да хезмәтемне яратып башкардым, - ди юбиляр. Тормыш иптәше Фәридә ханымнан да ире турында җылы сүзләр генә ишеттем. “Бергә кушылганыбызга 46 ел үтте дә китте. Бер мизгел шикелле генә булды. Тормыш булгач төрле була диләр, бит. Әмма мин иремнән беркайчан да авыр сүз ишетмәдем. Ходайга шөкер. Биш бала тудырып үстердек, тугыз оныгыбыз һәм оныкчыгыбыз бар. Матур яшибез, дөньялар гына тыныч булсын, илгә кайгы килмәсен”, - ди Фәридә ханым. Шәкуровлар гаиләсе бакча үстерергә дә ярата. Яшелчәләрдән башка, әллә ничаклы җиләк – җимешләре дә бар. Быел әнә виноградлары да беренче мәртәбә күп итеп җимеш биргән. Ходай насыйп итсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев