Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Мөсфирә Хасият кызы Хәйруллина 90 яшьлеген туган йортында каршы алды

Туган йортта—гомер бәйрәме

Бүген Мөсфирә апа монда үзе дә кунак кына. Дүрт ел элек пар канаты, тормыш иптәше вафат булгач, ялгызы яшәүләрне бик авыр кичерә ул. Шуңа да кызы Гөлүсә һәм кияве аны үз яннарына, Ульяновск шәһәренә алып китәләр. Әмма җәй җиттеме, атна-ун көнгә туган йортка кайтып, сагыну хисләрен бастыра Мөсфирә апа.

Ә кайчандыр нигез гөрләп торган... Биредә Хәйруллиннар өч бала тәрбияләп үстерәләр: игезәк уллар һәм кызларын. Авыл өлкәне язмыш сынауларын да күп күрә. Балачагы да ятимлектә уза. Сугышта әтиләре вафат була, өч кыз баланы әниләре ялгызы аякка бастыра. Мөсфирә апаның уллары да озын гомерле булмый...

Мәктәптән соң ул техникумда укый һәм гомер буе район кулланучылар җәмгыятендә эшли. Биредә тормыш иптәше дә гомер буе хезмәт куя.

90 яшьлек гомер бәйрәмендә Мөсфирә Хәсият кызы Хәйруллина кунакларны туган йортында күңел күтәренкелеге белән каршы алды. Аны котларга администрация вәкилләре: Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Баһаветдинов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов килде. Район башлыгы Марат Гафаровның котлау сүзләрен һәм чәчәкләр тапшырып, кунаклар юбилярга сугыштан соңгы еллардагы хезмәтләре өчен тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

—Сезнең тормыш—ныклык һәм зирәклек үрнәге. Сезгә нык сәламәтлек, күңел җылысы һәм якыннарыгыз арасында хәерле гомерләрдә яшәвегезне телибез, — диделәр.

Кунаклар, янә биш елдан соң — Мөсфирә апаның 95 еллыгына килергә вәгъдә иттеләр. 

"Аллаһ Тәгалә күрешүләр насыйп итсен. Әни дә озын гомерле булды. 103 яшенә җитеп бакыйлыкка күченде. Язган булса, очрашырбыз",- дип саубуллашты юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев