Якташыбыз РФ Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән
Чүпрәледән җырчылар, театр артистлары, язучылар һәм шагыйрьләр күп чыккан
Бүгенге көндә алар илебезнең, республикабызның төрле почмакларында районыбыз данын данлап, нәтиҗәле хезмәт юлларын дәвам иттерәләр.
Шундый якташларыбызның берсе бүгенге көндә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев теләктәшлеге белән гамәлгә ашырылган Казан шәһәрендәге “Адымнар–белемгә һәм татулыкка юл” полилингваль мәгариф комплексы ашханәсенең производство мөдире булып эшләүче Миләүшә Нурмөхәммәт кызы Таирова (Мавзютова). Шушы көннәрдә аңа Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Мактау Грамотасы тапшырылды. Әлеге шатлыгы белән ул безнең белән дә уртаклашты.
Миләүшә ханым районыбызның матур табигатьле Иске Задур авылында Нурмөхәммәт ага гаиләсендә, 1965 елда, дөньяга аваз сала.
Бөек Ватан сугышын узган авыл агае, башлап Тәтештә–училещеда, аннан Алабугада–инсититутта мөгаллимлек белгечлеге ала, озак еллар мәктәп директоры булып эшли. Тормыш иптәше Фатыйма ханым белән алар алты балага гомер бирәләр. Әнисен Миләүшә ханым бик кунакчыл, ачык йөзле, олы йөрәкле татар хатын-кызы буларак тасвирлый.
“Әнием аш-суга бик оста иде. Әлеге сыйфатлары миңа да күчкәндер, дип уйлыйм”,-ди ул.
Миләүшә ханым мәктәптән соң, Ульяновскида, аннан Самарада сәүдә техникумында укый. Әнисе сыйфатларын туплаган булса да, язмышы аны әтисе һөнәренә бәйләнешле эздән алып китә: ул Ульяновск шәһәрендәге алдынгы мәктәпләрнең берсендә ашханә җитәкчесе булып эшли башлый. Биредә ул 30 ел дәвамында хезмәт куя.
Милләт җанлы Миләүшә Нурмөхәммәт кызы җәмәгать тормышында да актив катнаша. Аның катнашында шәһәр мәктәпләрендә татар сыйныфлары ачыла, милли гореф-гадәтләрне саклау юнәлешендә күп санлы чаралар оештырыла.
Өч дистә елдан соң, ул тәвәккәлләп, мәркәзебез Казанга күченә. Ул җитәкләгән ашханәгә дә Универсиадада катнашучыларның туклануын тәэмин итү йөкләнә, аннан Сочида Олимпиада үткәрү чорында да ул ашханә җитәкчесе була. Куйган хезмәтләре күп кенә грамоталар белән белән бәяләнә.
Бүгенге көндә ул сайлаган һөнәренә тугрылык саклап, хезмәтен лаеклы дәвам итә. Кызы Динараны да лаеклы тәрбияләгән әни кеше ул. Юрист белеме алган Динара, тормышка чыгып, Санкт-Петербургта яши һәм эшли.
Миләүшә ханым үзенә РФ Мәгариф министрлыгынннан Мактау Грамотасы тапшырылуын да язмышының олы бүләге буларак кабул иткән.
“Коллективым дус-тату, бер-беребезне аңлашып эшлибез. Җитәкчебез Айдар Шәмсетдинов та киң күңелле, зирәк шәхес. Шуңа күрә эшебез дә уңышлы бара, язмышымда әйбәт кешеләрнең булуына бик нык рәхмәтлемен”,-ди якташыбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев