Хезмәтеңнең файдасы булсын дисәң...
Түбән Чәке авылында яшәүче Илдус Илал улы Шиһабетдиновны "үз эшенең остасы" диләр. Гомерлек һөнәре итеп ул мал-туарны дәвалауны сайлаган һәм шуңа 40 еллап гомерен багышлаган. Әлеге һөнәрне сайлап, авылда калуга аңа туган җиренә булган мәхәббәте, Тукай шигырендәгечә, саф һавасы, чишмә сулары этәргеч биргән.
Түбән Чәке авылында гомер кичерүче, данлыклы Шиһабетдиновлар нәселеннән кемнәр генә чыкмаган?! Ә менә Илдус ага үзенең гомерен аеруча җаваплы хезмәткә багышларга уйлый. Урта мәктәпне тәмамлап, ул турыдан-туры Казан дәүләт ветеринария институтына юл тота. Аны тәмамлап, алган белгечлегенә тугры калып, туган авылына кайта. Шушы кайткан көненнән башлап, бүгенгәчә мал-туар арасында ул.
Мал табиблары турында, бер күркәм мәкаль йөри-алар тереклекне дәвалаучылар, диләр. Чыннан да кай җирләре авыртканлыгын әйтеп бирә алмаган, бары тик имрәүләре аша гына дәва эзләгән малкайларны аңлау җиңел түгел. Бу хезмәт яратып башкарудан тыш, эчке сиземләү, тоемлый белү кебек сыйфатларга ия булуны, осталыкны да таләп итә.
Илдус Илал улы үзенең хезмәт юлын алдынгы хуҗалыкларның берсе-"Фрунзе исемендәге" колхозда башлый. Ул елларда малларның саны да шактый була. Һәрберсен карап, игътибар биргәнче, төнгә калган чаклар да күп була, иртән үк янә эшкә чыгып китәргә туры килә. Хуҗалыкта терлек башының артуында мал табибының өлеше зур була, әлбәттә.
Колхозлар таркалгач, тәҗрибәле белгеч эшсез калмый, үзенең хезмәтен район ветеринария службасында дәвам итә. Хәзерге вакытта исә ул Городище ветеринария участогында җитәкче.
Соңгы елларда йорт хайваннары арасында да төрледән-төрле авырулар хакында еш ишетәбез. Аларны дәвалау, малларның гомерләрен саклап калу өчен зур тырышлык, белемле булу таләп ителә. Илдус Илал улы мал-туарның үлеменә, чиренә юл куймаска тырыша.
Авыл җирендә күп кешеләр өчен терлек тоту гомер-гомердән бердәнбер табыш чыганагы булып торган. Илдус аганың сүзләренә караганда, кеше ялкауланып ятмаса, шәхси хуҗалык исәбенә гаиләне тәэмин итеп торырга була. Һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торган Илдус авылдашларының, тирә-күрше, хәтта Ульяновск өлкәсе авыл кешеләренең дә рәхмәтләре зур. Бәйрәм, ял көнеме карап тормый - кирәк-яраклары тутырылган букчасын алып, һәрвакыт чакыру буенча чыгып китә мал табибы.
Илдус Илал улы үзе дә шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асрый. Тормыш юлдашы Айсылу ханым җаваплы хезмәттә - Түбән Чәке урта мәктәбе директоры булса да, йортта һәм тормышта да аның һәрдаим ярдәмчесе. Ата-ана нигезен саклап, тигез, тату, матур гомер итәләр алар. Өлкәннәрне тәрбияләп, хәер-догаларын алып, соңгы юлга озатканнар. Гаиләнең күркәм гадәтләре нигезендә үз балаларын да тәрбиялиләр. Аларның ике балалары: уллары Айрат һәм кызлары Алсу югары белемле белгечләр, Казанда яшиләр, тормышлылар, хезмәт итәләр.
Илдус Шиһабетдинов "Эшне кешегә күрсәтер өчен түгел, ә файдасы булсын өчен эшләргә кирәк", дигән тормыш девизы белән яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев