Хезмәте өчен ветеранга рәхмәт әйттеләр
Бөтен гомерен җаваплы эштә үткәреп, туган авылы халкына тугры хезмәт иткән Сания апа Әбдриева 80 яшьлек юбилее уңаеннан күп котлаулар кабул итте.
40 ел бертоташ Иске Шәйморза элемтә бүлекчәсен җитәкләп "Почет билгесе" орденына, Мактау грамоталарына, кыйммәтле бүләкләргә, хезмәт ветераны исеменә, иң мөһиме- авылдашларының олы хөрмәтенә һәм ихтирамына лаек булган шәхесне тәбрикләргә район үзәгеннән дә килделәр.
Әниләрен котларга балалары да кайткан. Һәркайсы аңа үзенең иң җылы хисләрен җиткерде. Район үзәк хастаханәсендә табиб булып эшләүче улы Ирек тә әниләренең үтә дә кешелеклелеге, балаларга дөрес тәрбия биреп олы тормышка чыгуда зур ярдәм итүе турында сөйли. Сания апа шактый ук олы яшьтә булуына да карамастан, хәтере яхшы, урта мәктәпне тәмамлап Иске Шәйморза элемтә бүлекчәсенә бухгалтер ярдәмчесе вазыйфасына эшкә килүенең беренче көненә кадәр тәфсилләп сөйли.
1960 еллар башында читтән торып Казан педагогия учлищесын тәмамлый. Аннан соң бухгалтерлыкка да укый. 1963 елның 1 сентябренә кадәр райондагы элемтә узелында өлкән бухгалтер булып эшли. Аннан соң туган авылындагы элемтә бүлекчәсенә начальник итеп билгеләнә. "Ул еллардагы эшнең аерым үзенчәлекләре һәм кыенлыклары бар иде. Бүлекчәдә штат буенча унбишләп кеше хезмәт куя.
Алар арасында телефонисткалар да, электромонтерлар да, сортировка хезмәткәрләре дә бар. Тирә якка почта тарату өчен алты ат тоттык. Посылкалар, газета - журналлар да бик күп кайтты. Подписка гына да 2 мең 500 данәдән артык була иде. Бина мичтән ягып җылытылды. Җәйгә чыгу белән утын әзерләү турында кайгырта башладык. Төрле вакыт булды инде, коммутатордагы телефонистканың берәрсе авырап китсә, аның урынына да утырып эшләргә туры килде. Тормыш иптәшем Җәгъфәр белән өч бала үстердек. Улыбыз Ирек, кызларыбыз Лилия белән Гүзәл югары уку йортларында укып белем алдылар, үз тормышлары бар.
Бүгенге яшәешебездән зарланырга урын юк. Дөньялар гына тыныч булсын, илгә кайгы- хәсрәт килмәсен",- дип сөйли Сания апа. Ул көнне үзенең элеккеге хезмәткәрен котларга район почтамты начальнигы Назыйм Нәфиев, ветераннарның район советы рәисе Роберт Закиров һәм Иске Шәйморза авылы җирлеге башлыгы Илһам Бикчуров та килде. Юбилярга алар иң җылы теләкләрен җиткерделәр, истәлек бүләген тапшырдылар. "Сезнең үткән тормышыгыз барыбыз өчен дә үрнәк. Элемтә системасында хезмәт куючы яшь буын Сезгә тигезләнергә тырыша",- ди Назыйм Арифуллович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев