Гомерлек укытучы
Безне якты дөньяга китерүче, назлап-кадерләп үстерүче кеше дә, иң якын дус та, сердәш-киңәшче дә ул - әни! Әни булганга - кояш елмая, әни булганга - күңел җырлый!
Яңа Кәкерле авылында туып-үскән, бик күп вакытын, төгәлрәк әйтсәк, гомеренең 40 елын балалар - мәктәп укучылары арасында үткәргән әниебез Гөлшат Миннәтулла кызы Вәлиуллина безгә - өч баласына да наз-игътибар бирергә һәрвакыт вакыт таба иде. Мәктәптән, укучылар яныннан никадәр арып кайтса да, һәммәбез белән сөйләшер, хәлләребезне сорашыр, киңәшләрен бирер. Әниебезнең шундый сабыр, түзем, теләсә нинди вакытта ягымлы булып кала алуына мин бүгенгә кадәр шаккатам. Күңеле, җаны-тәне белән чын мөгаллим, чын педагог ул!
28 ел Яңа Кәкерле урта мәктәбендә, 12 ел район мәгариф бүлегендә хезмәт куйган әниебезнең педагогик эшчәнлеге республика күләмендә дә югары бәяләнде. "РФ гомуми урта белем бирүнең мактаулы хезмәткәре" исемен алган әни бүген лаеклы ялдагы мөгаллимә, мактаулы хезмәт ветераны ул.
Районыбызда хезмәт ветераннарының тату оешмасы булу, озак еллар төрле өлкәләрдә хезмәт куйган хөрмәтле шәхесләрнең бергәләшеп матур чаралар уздыруы, концертлар куюы, төрле районнарның, шәһәрләрнең музейларына йөрүләре, күңелле сәяхәтләр оештыра белүләре бик күркәм күренеш. Әти белән әниебезнең дә бу чараларның үзәгендә кайнавына без бик сөенәбез. Әнинең фестивальләрдә чыгыш ясаулары, әтинең шахмат уйнап беренче урыннар яулавы, төрледән-төрле яшелчә һәм җиләк-җимешле, күз явын алырлык чәчәкләргә күмелеп утыра торган бакчаларының район күләмендә "Иң үрнәк бакча" исеменә лаек булуы һ.б. безнең өчен зур шатлык һәм горурлык.
Бүген инде лаеклы ялдагы әниебезнең иң зур шатлыгы - гаиләсе, балалары, оныклары. Әниебез оныклары өчен өзелеп торучы, аларның һәр куанычын беренчеләрдән булып бүлешүче яраткан һәм кадерле әби. Балаларыбызны каникул, ял вакытларында кадер-хөрмәткә күмеп, тәмле ризыклар белән сыйлап кунак итеп җибәрү әниебез өчен зур бәйрәм. Гомерлек укытучы әбиләре монда да чын педагог булып кала: оныкларын музейларга, паркларга, спектакльләргә, бассейнга алып йөрү, чәчәкләр, үсемлекләр дөньясы белән таныштыру, җырларга, биергә өйрәтү булсынмы- һәрвакыт балаларга матур тәрбия бирү ягын карый ул.
Әниебезнең туган көне якынлашканда уебызда гел ул гына: күңелдә - хисләр өермәсе булып аның белән бәйле берсеннән-берсе матур вакыйгалар яңара. Аллаһка мең шөкер, әлеге хисләр җылылык, ярату һәм ихлас ихтирам белән сугарылган. Һәр кешегә балаларыннан шундый рәхмәт сүзләре ишетергә һәм һәр әти-әнигә сәламәт, тәуфыйклы, иманлы балалар үстереп, алар кадер-хөрмәтендә яшәргә насыйп булсын иде.
Эльвира Сафина
***
Әниебез, олы юбилеең - 60 яшьлек матур гомер бәйрәмең якынлашканда сиңа булган рәхмәт хисләребез тагын да артып, тулып ташып тора. Күңелең һәрвакыттагыча яшь булып, йөзләрең шатлыктан балкып торсын.
Гел елмаеп кына яшә, әни,
Елмайганда дөнья яктырак.
Синең яктылыктан таралган нур,
Яшәвемне итә татлырак.
Яратырга тормышны өйрәттең,
Рәхмәт, әни, сиңа, мең рәхмәт.
Тырыш, уңган, сабыр әнидән,
Үрнәк алулары, әй, рәхәт.
Син бит безнең затлы бүләгебез,
Син булганга җырлый күңелебез.
Нинди генә юлларда йөрсәк тә,
Син булганда ялгыз түгелбез.
Әни! Үзең сәламәт, күңелең тыныч булып, һәр туар көнне сөенеп каршыларга язсын. Синдәге яшәү дәрте, тормышны ярату һәммәбезгә маяк булып, безнең юлларыбызны, көннәребезне яктыртсын иде. Әтиебез белән пар канатлар булып тигезлектә, муллыкта, рәхәттә гомер кичерергә насыйп булсын.
"Балам, балаларым" дип яшисең,
Бәхет теләп көнен-төнен дә.
Без бәхетле син булганга, диеп,
Җырлыйм, әни, туган көнеңдә.
Җырыбыздан шатлык нуры алып,
Көннәрегез үтсен рәхәттә.
Яратып, кадерләп яшәтербез,
Булып сезгә мәңге рәхмәттә.
Әниебезнең үзебезгә мөнәсәбәте генә түгел, туган җанлы булуы да безнең өчен гел үрнәк. Гаиләдә тугыз бала үскәнгәме, алар бик тату, ярдәмчел, биш кыз туган исә гомер буе иң якын дуслар, сердәшләр булып яшиләр. Ике як әти-әнине тигез күрергә, ир туганнарын да үзеңнекедәй якын итәргә дә без әнидән күреп өйрәндек. Матур гомер бәйрәмең уңаеннан әтиебез, барлык туганнар, дуслар исеменнән иң изге теләкләребезне кабул ит, кадерлебез! Алдагы тормышыгыз да дуслар, туганнар, якыннарыгыз арасында гөрләп үтсен!
***
Хөрмәтле Гөлшат Миннәтулловна! Сезне юбилеегыз белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бүгенге бәйрәмегездә сезгә нинди теләкләр, сүзләр генә теләсәк тә аз сыман. Рәхмәт сезгә хезмәтебездә безгә юнәлеш биреп, акыллы киңәшләрегез белән ярдәм итүегезгә. Сез дөньядагы барлык уңай сыйфатларны үзегезгә туплагансыз. Сездәге сабырлык аналар сабырлыгына тиң. Гаиләгездә дә сөекле хатын, балаларыгызга яраткан әни, оныкларыгызга алыштыргысыз әби дә сез.
Һәрвакыт шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле булып калыгыз.
Киләчәктә дә гаиләгезнең, бала-оныкларыгызның, туганнарыңның кадер-хөрмәтен, дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын тоеп, тормыштан ямь табып яшәсәгез иде. Без Сезне яратабыз һәм хөрмәт итәбез!
Тупланганнар еллар тәҗрибәсе
Сырлар салган йөзегезгә.
Озын гомер, сәламәтлек
Насыйп итсен Ходай үзегезгә!
Хөрмәт белән: райондагы барлык мәктәпләрнең биология һәм химия укытучылары исеменнән Светлана Львовна Филиппова һәм Галина Ивановна Беззубова.
***
Кадерле апабыз! Сезнең үткән гомер юлыгыз тормышның иң гүзәл мизгелләреннән генә тора. Сез һәрвакыт яшәүнең ямен тоеп, шатлыкларын күреп, хезмәтнең уңышын татып, олы хөрмәткә лаек булып яши белдегез һәм яшисез. Гаиләне бәхетле итүче-кадерле әни, әби, сөекле тормыш иптәше сез! Бүген дәрәҗәле урыннарда хезмәт итүче, нәкъ үзегез кебек булдыклы, белемле балаларыгыз-сезнең горурлыгыгыз!
Безгә, туганнарыгызга, һәрвакыт ачык һәм киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булуыгыз, яшәү шатлыгы бирүегез өчен сезгә зур рәхмәт! Кадерле апабыз! Сезгә нык сәламәтлек, һәрвакыт шат күңелле булып, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген тоеп, уңышларына сөенеп, Ирфан абый белән бергә, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез.
Иң изге теләкләр белән: барлык туганнар. Теләкләребезгә әтиебез дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев