Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Гомер үкенечкә үтмәгән

Еллар узган саен адәм баласы үзенең туган көннәрен тыйнак һәм сабыррак каршы ала башлый.


Артка борылып караган саен узган гомер юллары күз алдына килә. Үтелгән юллар заяга узмаганмы, Ходай тарафыннан бирелгән гомер тикмәгә үтмәгәнме? Гомер көзенә кергәч кеше шуларны барлый башлый. Әйе, кеше гомерен дә юкка гына табигать фасыллары белән чагыштырмыйлар шул. Аның да бит бөреләнгән, чәчәк аткан, таҗын койган мәлләре бар. Әмма һәр фасылның матурлыгы булган кебек, кеше гомеренең дә һәр чоры үзенә күрә матур һәм соклангыч.
...Рөстәм Вакыйф улы Шакмаевның да тормыш юлы гаҗәеп матур булды. Ул 1940 елның 5 сентябрендә Яңа Чокалы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга аваз сала. Авылдагы тугызъеллык мәктәпне тәмамлагач, колхоз эшенә алына, 1959 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла һәм 3 ел 8 ай хезмәт итеп туган якларга кайта. Шуннан соңгы хезмәт биографиясе һәм тормышы туган авылы белән бәйле. 1962 елдан алып, лаеклы ялга чыкканчы, Бауман иисемендәге колхозда шофер, тракторчылар бригадасы җитәкчесе, инженер булып эшли. Ул елларда техника төзеклеге буенча район семинарларының безнең колхозда еш үтүе дә тикмәгә түгел. Аның хезмәт стажы да саллы гына 50 елны тәшкил итә. Хезмәттә ул көчен дә, белемен дә, тәҗрибәсен дә кызганмый. Эшен яратып, аңа бар күңелен салып, илгә-көнгә файдалы иттереп башкара. Моңа бихисап мактау кәгазьләре, «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исем дәлил булып тора. Авыл мәчетенә имам кирәк булгач та, Рөстәм Вакыйф улы читтән торып дини белем ала. Инде унынчы ел мәчеттә имам вазыйфасын үти. Бу җаваплы эшне ул бөтен көчен hәм тырышлыгын куеп, җиренә җиткереп башкара. Кешелекле булганы өчен дә ул хөрмәткә лаек, аның белмәгән эше, күрмәгән әйбере юк, өлкән яшендә булуына карамастан, барысына да хәбәрдар, теләсә нинди кеше белән һәм теләсә нинди темага ачыктан-ачык сөйләшә ала. Аның кебекләр турында зыялы аксакал диләр. Гаиләдә дә ул сокланырлык, күпләргә үрнәк булып матур яши белә. Гомер буе пар канаты булган Венера апаның яраткан тормыш иптәше, олы хөрмәткә ия әти һәм бабай. Алар биш балага гомер бирделәр. Оныклары да бабай гына дип торалар. “Балаларыбыз безнең куанычыбыз һәм горурлыгыбыз”, - ди ул шатланып.
– Шушы кадәр яшькә җитәрмен дип кем уйлаган. Әле кайчан гына авыл инеше буенда ялан тәпи йөгереп, кармак белән балык тотып йөргән ваемсыз чаклар, мәктәптә укыган еллар, гаилә корулар, балалар туу... барысы да әле генә булган кебек. Ә баксаң, гомер аты күпне күреп чапкан да чапкан икән. Тагын күпме барасын Ходай бер үзе генә белә. Ничек кенә булса да, дөньяда матур итеп, изге эшләр кылып, безне сагынып сөйләрлек итеп яшисе килә, – ди ул.
Яшә җирдә эз калдырып, эзләрең суынмасын. Кылган гамәлләрең өчен үкенерлек булмасын. Тынгысыз җанлы, якыннарының, тормышның, туган җиренең, авылдашларының кадерен белеп яшәүче әлеге олпат затка ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге, имин тормыш һәм бәхетле тормыш телибез, - дип язалар мәчет картлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев