Гөлсинә Чабаева бабасының агачтан эшләгән әйберләрен музейга бүләк итте
Район крайны өйрәнү музее фонды ел саен чүпрәлеләр бүләк иткән экспонатлар белән тулылана. "Экспонатлар бүләк итү!" акциясе дә даими үткәреп тора.
Күптән түгел, әлеге акциягә Түбән Каракитә авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Гөлсинә Чабаева да кушылды. Ул музейга Бөек Ватан сугышында катнашкан, Кызыл Йолдыз ордены иясе – бабасы Шаһимәрдән Салиховның агачтан эшләгән әйберләрен бүләк итте
Шаһимәрдән ага авылда иң оста балта остасы була. Сугышка китеп, каты яралана. Кулына снаряд кыйпылчыгы эләгә. Кызганыч, кулына терсәккә кадәр операция ясарга туры килә. Шуңа да карамастан, үз һөнәрен улы, Гөлсинә ханымның әтисе Нурханга өйрәтеп калдыра.
Гөлсинә ханым бабасы белән әтисе эшләгән шкаф, өстәл, урындыкларны әле дә булса саклаган. Шуларның хәзер кайберләрен райондашларыбыз музейга килеп, күрә ала.
Нәфисә УСМАНОВА, район крайны өйрәнү музее методисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев