“Җир һәм кешеләр” музеенда истәлекле очрашу
Туган иленә, туган җиренә бөтен көчен биреп хезмәт иткән шәхесләр беркайчан да онытылмый. Шундыйларның берсе- Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы Абдреев.
Ул 1923 нче елның 4 нче октябрендә Иске Шәйморза авылында туа.Урта мәктебен тәмамлагач, колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышка китә. Аннан яраланып кайта. 1943 нче елдан үз туган колхозында, соңрак тәэминат бүлегендә һәм район партия комитетында эшли. 1955 нче елда туган колхозына өч елга рәис итеп җибәрелә һәм җиң сызганып эшкә керешә. Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы шул көннән башлап лаеклы ялга киткәнче, бөтен көчен куеп, көнне төнгә ялгап хезмәт итә. Ул җитәкләгән елларда колхоз иң алдынгылардан була, республика күләмендә югары дәрәҗәләргә ирешә. Аның хезмәте дәүләтебез тарафыннан югары бәяләнә.Ул Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була, өч Ленин, Октябрь революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл байрагы орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Иң мөһиме, Әхмәтгәрәй Шакирҗан улы халык күңелендә яши, укучылар тәрбия сәгатьләрендә аның тормыш юлын һәм эшчәнлеген өйрәнәләр, музейгабаралар.
Без, 8-11 нче сыйныф укучылары, Әхмәтгәрәй Шакирҗан улының туган көне уңаеннан "Җир һәм кешеләр" музеенда үткән очрашуда катнаштык. Музейда Әхмәтгәрәй Шакирҗан бюсты урнаштырылган зал бар. Монда аның белән бергә хезмәт куйган авылдашлары турында да мәгълүматлар тупланган. Шулай ук Әхмәтгәрәй Шакирҗан улының эш бүлмәсе нәкъ ул идарә иткән чордагы кебек ясалган. Монда килеп кергәч, үзеңне Әхмәтгәрәй Абдреев идарә иткән чорга килеп эләккәндәй хис итәсең.
Очрашуга Әхмәтгәрәй Шакирҗановичның кызы Асадуллина Зөбәрҗәт апа да килгән иде. Башта музей директоры Рамилә Абдреева Әхмәтгәрәй Шакирҗан улының тормышы һәм хезмәт юлы турында сөйләде, аннары Зөбәрҗәт Әхмәтгәрәевна үзенең истәлекләре белән уртаклашты, безнең сорауларга җавап бирде. Зөбәрҗәт апа сөйләгәннәрдән, без Әхмәтгәрәй Шакирҗан улының эштә кырыс, таләпчән булса да, өйдә шаян кеше һәм балаларына бик игътибарлы булуын, гармунда оста уйнаганын белдек.
Бу очрашу безгә бик ошады. Мондый очрашулар туган җиргә мәхәббәт, җаваплылык тәрбияли, туган як геройлары белән горурлану хисе уята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев