Энҗе бөртекләреннән төзелгән гомер юлы
Чүпрәле районы мәдәнияте диюгә, күз алдына, иң элек, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе иясе Энҗия ханым Шәрәфетдинова килә. Район мәдәниятен үстерүгә, халкыбызны рухи яктан баетуга гомерен багышлады ул.
Кешенең исеме язмышына йогынты ясый, диләр. Шуны күздә тотып, бәлки гаиләдә тугызынчы бөртек бала булып тугангадыр, әтисе Әсхабетдин кызына Энҗия исемен куша. Әти-әнисенең нәни кызчыкларына баглаган өметләре аклана. Энҗе бөртегенә тиң Энҗия ягымлы, тыйнак, шул ук вакытта үз максатларына ирешүчән булып үсә. Азнакай районы Югары Стәрле авылының табигате дә күңелендә сәнгатькә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли аның. Яшь кыз урта мәктәптә белем алу чорында ук мәдәният дөньясына кереп китә. Мәктәп, авыл клубындагы чаралар аннан башка узмый. Әлеге тармакка гашыйклыгы аны, 1975 елда, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать инситутына алып килә.
Язмыш юллары аны шушы ук елларда Чүпрәле егете Данир Сирач улы Шәрәфетдинов белән очраштыра. Сайлаган һөнәрләре буенча белгечлек алганнан соң, яшь гаилә, ике яшьлек улларын җитәкләп, район мәдәният йортына эшкә кайтып урнаша.
1981 елда "район мәдәният йортына яшь белгечләр кайткан икән", дигән хәбәр тиз тарала. Әлеге хәбәрнең халык арасында йөрүенең үз сәбәпләре дә була. Мәдәният йорты иске бинада урнашкан, белгечләр дә юк. Әлбәттә, Шәрәфетдиновлар гаиләсенә эшләү, хезмәт итү өчен киңкырлы мәйдан була бу.
Халык белән уртак тел табалар алар, рухи кыйммәтләргә сусаган райондашлар өчен төрле түгәрәкләр эшли башлый, төрледән-төрле мәдәни чаралар уза, халык театры яңа сулыш ала, яңа мәдәният йорты төзелә. Районда ел саен уздырыла торган фестивальләрне, үзешчән сәнгать смотрларын, истәлекле даталарга төрле-төрле бәйгеләрне, язучылар, шагыйрьләр иҗатына багышланган иҗади кичәләрнең гөрләп үтүе турында райондашлар бүген дә сагынып сөйли. Ә аларны оештыруда, билгеле инде, район мәдәният бүлеге мөдире, тормыш иптәше Данир белән бергә, кулга-кул тотынышып, Энҗия Шәрәфетдинова эшли.
Җирле һәвәскәр артистлар чыгышларына һәм халыкка рухи байлык бирә белүче талантларга Чүпрәле җиренең бай булуына үзләре дә куаналар алар-яңа дәрт белән, илһамланып иҗат итәләр. Энҗия ханым язган сценарийларны барласаң, аларның яңалыкларга бай, тирән мәгънәви эчтәлеккә ия булуына таң каласың. Шулай булмый мөмкин дә түгел, Азнакай кызы-Чүпрәле килененең һәр нәрсәгә үз карашы, нигезле бәяләмәсе!
Хезмәтенең остасы, белгеч әйткән үтемле сүзгә, акыллы киңәш-тәкъдимнәргә җитәкчеләр дә, мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә колак сала. Бердәмлек, бергәлекнең үтемле нәтиҗәсе дә барлыкка килә-район мәдәният йорты, аерым алганда "Таң" халык җыр һәм бию ансамбле, район татар халык театры, "Мишәр бөркетләре" КВН командасы сәнгать смотрларында, театр фестивальләрендә чыгыш ясап, призлы урыннар яулый, Дипломнар, Мактау Грамоталары белән бүләкләнә.
Шәрәфетдиновлар гаиләсе балаларга да бай. Гаиләдә тагын бер-бер артлы ике бала дөньяга килә. Артистларның, билгеле инде, балалары да сәхнәдә үсә. Шуңадыр да олы уллары Руслан, әнә, гомерлек һөнәре итеп мәдәниятне сайлаган. Бүгенге көндә район балалар сәнгать мәктәбен җитәкли, "Умырзая" уен кораллары ансамбле оештырып, балаларны төрле уен коралларында уйнарга өйрәтә, киңкырлы сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Кызлары Ләйсән, төпчек уллары Айбулат та тормышта үз юлларын тапкан. Матур, тату гаиләдә тәрбия алган балалар әти-әниләрен корган нигез-оялары, гомер биргән бала-оныклар белән сөендергәннәр.
Районга Президент, Хөкүмәт җитәкчесе кебек мәртәбәле кунаклар да еш килә. Бу элек тә шулай иде. Нәкъ менә шундый бер очрашуда бөтен барлыгы, торышы белән элеккеге татар хатыннарын гәүдәләндергән Энҗия ханымга Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев игътибар иткән иде. Әллә киеме, әллә мөлаем йөзе, әллә җанны эретерлек тавыш-сөйләме җәлеп иттеме Президентны, ул: "киләчәктә Чүпрәленең абыстае итеп мин нәкъ менә сезне күрәм",-диде. Минтимер Шәймиевның бу сүзе Энҗиягә яңа бер юнәлеш бирде кебек, яңа бер дөнья ачты. Якты бер юлга кереп китү авыр булмады кебек аңа, чөнки бала чактан ук әти- әнисенең, әби-бабасының ислам дине традицияләрен саклап, аңа тугры калып яшәүләренең шаһиты бит ул. Энҗия ханым хәзер инде дини-әһлакый кыйммәтләребезне халык, яшь буын аңына сеңдерү өчен көч куя. "Мөхәммәдия" мәдрәсәсендә дини белем алды ул, хаҗ кылды.
Гомер мизгелләрдән тора. Хәер, гомер үзе дә бер мизгел генә. Шушы мизгелне лаеклы яшисе иде. Синнән соң да сагынып сөйләрлек игелекле эшләрең, изгелекле гамәлләрең калсын. Энҗия Шәрәфетдинова исә шундыйлардан - энҗе бөртеге кебек якты, югалмас булып халыкка игелекле юл күрсәтә, әдәпкә, культурага, җанның үсештә булырга тиешлегенә өнди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев