Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Диңгезче якташыбыз Борис Елифанов турында

Моннан нәкъ 110 ел элек, 19 мартны Россиядә су асты диңгезчесе көне буларак билгеләп үтә башлыйлар. Шушы көнне Россия императоры Николай ll Балтик диңгезендәге Либава хәрби диңгез базасында су асты көчләре булдыру турындагы Указга кул куя. Әлеге флотта, төрле елларда безнең районнан да хезмәт итүчеләр булды. Әмма алар күп түгел....

Борис Елифановка 13 яшь булганда, хәрби диңгез флотында өч ел хезмәт срогын тутырып бертуган абыйсы Виктор кайтып төшә. Абыйсының исән- имин кайтуына иң шатланучысы да Борис булгандыр. Көн дәвамында бер ничә мәртәбә диңгезче киемнәрен киеп көзге каршысында бөтерелгәнен әле дә хәтерли ул. Өйдәгеләрнең: " Хәрби кием үзеңә бик килешә, диңгезче булырсың ахры" дигән сүзләрен бүген дә хәтерендә йөртә. Әти- әниләре дә, туган- тумачалар да ялгышмыйлар, Алешкин- Саплык сигезьеллык мәктәбен уңышлы гына тәмамлаган егет Казан елга техникумына укырга керә. 1974 елда "Су транспортын эксплуатацияләү" белгечлеге алып чыккан Борис Елифановны Томск елга портына эшкә җибәрәләр. Әмма аңа биредә озак эшләргә туры килми, шушы елны ук аны хәрби хезмәткә чакыралар. Әлбәттә инде, теләсә нинди гаскәргә түгел, ә хәрби диңгез флотына. Флотның да ниндие әле-Тын океандагы су асты флотына. "Владивостокта урнашкан хәрби диңгез частендә җиде ай укыдык. Безне атом су асты көймәсендә континентальара баллистик ракета атуга өйрәттеләр. Ул ракета ун мең километр ераклыкка кадәр оча һәм цельне юк итә. Уку- өйрәнү аерым түземлелек, ныклык сорый, бигрәк тә физик нагрузка зур. Аның каравы ашау - эчү бик яхшы, җаның ни тели шуны аша. Хәрби белгечлекне барыбыз да яхшы үзләштердек",- дип сөйли Борис Николаевич. Уку- өйрәнүне тәмамлап алган таныклыгында да аның "бишле" билгеләре генә. Диңгезчеләрне Камчаткадагы хәрби су асты корабларына җибәрәләр, ә менә Борис Елифанов һәм тагын сигез диңгезчене Комсомольск на Амуре шәһәрендә эшләнгән яңа корабльгә яңа экипаж составына алалар. 120 кешедән экипаж туплана һәм стратегик әһәмиятле 12 баллистик ракета белән коралланган су асты көймәсе беренче сынау үтү өчен Тын океан киңлекләренә чыга. Сигез мең километрга якын ераклыктагы Төньяк киңлекләрнең 73 һәм 77 градуслары арасында урнашкан Яңа җир утравына ракета җибәрәләр, билгеләнгән районда цель юк ителә. "Корабль 400 метрга кадәр су астына төшә, 200 метр тирәнлектә даими йөзә, тизлеге сәгатькә 55 километр чамасы. Петропавловск- Камчаткадан Тын океанына чыгып Экваторга кадәр автоном йөзүдә була идек. Андый командировкадан кайткач экипажны ярда тынлы оркестр каршы ала. Диңгезчеләргә 21 көн ял һәм хәрби санаториядә дәваланып алырга мөмкинлек бирелә. Сәгать пояслары буенча Ерак көнчыгыш вакыты Мәскәүнекеннән тугыз сәгатькә аерым. Океанга чыккач Мәскәү вакытына күчә идек. Стратегик корабльләр бөтенесе дә Оборона министрлыгы контролендә тора",- ди элеккеге диңгезче. Кызыл Байраклы Тын океан флотында өч ел хезмәт иткән якташыбыз күп кенә Мактау Грамоталарына лаек була. Россия су асты флотының никадәр көчле һәм теләсә нинди дошманга тиешле отпор бирергә сәләтле булуы белән горурлана Борис Николаевич. Хәзерге вакытта да бу хәрби көчләр тәүлекнең һәр минутында, иксез-чиксез диңгезләрдә һәм океаннарда тынычлык сагында торалар. Борис Елифанов туган якларга кайткач Ульяновскидагы техник университетны тәмамлап икътисадчы, финансист белгечеге үзләштерә. Озак еллар Калинин исемендәге хуҗалыкта баш бухгалтер булып эшли. Инде хәрби флоттан кайтканына күп еллар үтүгә дә карамастан, хезмәттәш дусларын бик еш искә ала, буш вакытларында фоторәсемнәрен карый, ә алар берничә альбомга тупланган. Илне сакларга барырга тиешле егетләргә дә әйтер сүзе күп аның, "хәрби хезмәттән курыкмагыз, сәламәтлегегез мөмкинлек бирсә диңгезче булыгыз, үкенмәссез, андый күренешләрне яшь чакта күрсәң генә",- ди ул.

Рәсемдә: беренче статьялы старшина Борис Елифанов (фото гаилә архивыннан алынды).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диңгезче