Данлы якташыбызның тууына 100 ел тулу уңаеннан
Гражданнар сугышы Хәкимовлар гаиләсенә зур кайгы китерә. Олы абыйсы басмачлар кулыннан һәлак була, әтисе Кәбир дә авыр яралардан соң дөнья куя. Исмәгыйль 1916 елда, Зур Чынлы авылында туа, башлангыч мәктәптә укый. Утызынчы елларда аларның гаиләсе Бакуга күчеп китә.
Исмәгыйль дә үсеп, Каспийда буксир капитаны ярдәмчесе булып эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1942 елда аны сугышка мобилизациялиләр. Батуми һәм Новороссийск шәһәрләренең яр буе оборонасында, аннары диңгез пехотасында хезмәт иткән. Әлеге шәһәр өчен барган сугышта якташыбыз каты контузияләнә һәм җиде ай госпитальдә дәвалана. Таганрог, Бердянск, Одесса, Херсон, Николаев, Мариуполь һәм Вена шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. Ике тапкыр яралана, дәваланып яңадан фронтка китә. Австриянең Вена шәһәрен азат иткәндә тагын авыр контузия ала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул I дәрәҗәдәге "Дан" ордены, Ленин ордены, Алтын Йолдыз медале белән бүләкләнә һәм Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган.
Бу исем аңа Николаев шәһәрен алу өчен барган авыр сугышлардан соң бирелә. Командование Николаев шәһәрен штурмлау өчен 68 диңгез пехотачысы составында десант җибәрә. Бу отрядка иң кыюларны һәм үзләре теләп баручыларны гына алалар. Алар арасында безнең якташыбыз Исмәгыйль Хәкимов та була. 1944 елның августында өлкән лейтенант Константин Ольшанский командалыгында десант отряды зур осталык белән, сиздермичә генә портка үтеп кереп, позициягә урнашалар. Фашист сакчылары юк ителә. Десантчылар немецларның күп кенә солдатларын һәм офицерларын төрле яктан утка тотып юк итәләр, элеватор бинасына урнашып фашистларның һәр атакасын кире кайтаралар. Исмәгыйль Хәкимов танкка каршы ата торган коралы белән берничә пулемет ноктасын, дистәләгән сугышчыларын һәм бер танкны юк итә.
Берничә тәүлеккә сузылган каты бәрелешләрдән соң фашистлар чигенергә мәҗбүр була. 28 мартта иртән Николаев шәһәренә совет частьләре керә, тик бу вакытка алты десантчы гына исән кала. Алар-Мәскәү егете Юрий Лисяцин, Ефим Павлов һәм Николай Медведев, Ростовтан Николай Щербаков, Татарстаннан Исмәгыйль Хәкимов һәм Николаев шәһәреннән Никита Гребенек. Һәлак булган 62 десантчыны хөрмәтләп шәһәр скверына күмәләр. Барлык деантчыларга Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу исемне Хәкимов 1945 елның 20 апрелендә ала. Сугыш тәмамлангач сәламәтлеге нык какшаганлыктан, флотка бармый һәм Казанга кайтып тимер юлда прораб һәм заводта моторист булып эшли. Хатыны Шәмсинур (Апас районыннан) белән ике ул үстерәләр. Ни кызганыч, 1946 елда туган уллары Вячеслав хәзерге вакытта исән түгел. 1950 елда туган икенче уллары Тәлгать Казанда, гаиләсе белән яши. 1967 елда Исмәгыйль Хәкимов туган нигезгә-Зур Чынлыга кайтып китә, авылдашлары һәм район җитәкчелеге белән очраша. 1986 елның 19 ноябрендә (70 яшендә) вафат була. Геройның тууына 100 ел тулуны билгеләп үтүгә әзерлек барган көннәрдә, Зур Чынлы урта мәктәбе директоры Наил Низамов Казанга барып Тәлгать Хәкимов белән очраша, аның герой әтисе турында шактый гына мөһим документлар, язмалар туплый. Алар, әлбәттә, мәктәп музеенда урын алачак, авылдашлары өчен тарихи ядкәр булып сакланачак. Украинаның Николаев шәһәрендә диңгезгә илтүче урам өлкән лейтенант Константин Ольшанский исемен йөртә. Портта 68 десантчыга барельеф такта куелган. Шәһәрдә диңгезче-десантникларның Сугышчан Даны хөрмәтенә халык музее ачылган. Зур Чынлы авылында иң зур урамга аның исеме бирелгән, шулай ук урта мәктәп тә аның исемен йөртә. Мәктәптә геройның тормыш юлын һәм батырлыгын чагылдырган зур стенд бар. Анда шулай ук Николаев шәһәрендәге каты сугыш турында фильм саклана. Каһарман якташыбызның тууына 100 ел тулуга багышлап 1 ноябрьдә районда күп төрле чаралар үткәрү каралган, хезмәт коллективлары һәм район җитәкчелеге катнашында Геройлар аллеясындагы бюсты янында митинг уздыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев