Чуваш Чүпрәлесе авылында яшәүче 12 бала әтисе Николай Храмов Америкада булган
Николай Храмов әтисез үскән.
Сугыш һәм аннан соңгы авыр чор аның характерын корычтай нык итеп чыныктырган.
“Әтине фронтка алмадылар. Әмма ул үз теләге белән китте һәм кайтмады...”, дип сөйли авыл өлкәне. Николай кырда туган.
“Кайнанам кырда, эшеннән аерылмыйча, Николайны таба һәм нинди бар, шул чүпрәккә чорный. Икенче көнне кулына сабыен тотып яңадан эшкә чыга”, ди тормыш иптәше.
Николай Ильич бөтен гомерен туган җиренә багышлап, колхозда комбайнчы булып эшли. 1959 елда ул яшьлек мәхәббәте Нина Ивановна белән гаилә кора.
Унике бала: ике ул һәм ун кыз — аларның мәхәббәт җимешләре булып туа. Бергә яшәүләренә дә җиденче дистә –66 ел!
Кызлардан берсе, Мәскәүдә укыганда бәхетен океан артындагы егеттә таба, Америка гражданинына кияүгә чыга һәм бүгенге көндә шунда яши. Әти-әниләре алар янында ике тапкыр кунакта булганнар.
Аерым көннәрдә юбиляр горурланып ковбой эшләпәсен кия — ул киявенең бүләге. Балалары еш кына аны, охшаш яклары күп булганга, шаяртып “Буденный” дип йөртәләр.
Николай Ильич һәвәскәр умартачы да. Соңгы елларда гына бал кортлары белән саубуллашкан. Әмма йорт тирәсендә вак-төяк эшләрне үз куллап, башкара әле.
Юбилярның озын гомерле булу сере дә гади–өй шартларында әзерләнгән ризык ашый, ачлыктан саклап калган алабуга һәм кычытканканнан әле дә булса аерылымый. Гомумән, табигать-Ана биргән нигъмәтләрдән файдануны хуп күрә.
Күпсанлы онык һәм оныкчыклар да аның олы шатлыгы. Алар утыздан артык! Ә бөтен гаилә бергә җыелганда, илледән артык булалар! Тормыш иптәше дә аны яратып, "Искиткеч кеше ул!», дип мактап кына тора.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров килде. Алар Николай Ильичка нык сәламәтлек, озын гомер теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев