Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәлеләр кул көрәштерүдә җиңделәр

Татарстанда махсус хәрби операция катнашучылары өчен ТР Рәисе Кубогына кул көрәштерү буенча ярышлар узды.

Спорт ярышларында Татарстанның 36 районы һәм шәһәреннән 400дән артык кеше катнашты.

Программа кысаларында йөзү, өстәл теннисы, нард уены, армрестлинг, мини-футбол һәм волейбол ярышлары уздырылды.

Татарстан Республикасы Рәисе спорт кубогын оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстан Республикасындагы филиалы, Татарстан Республикасы спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының сугышчан хәрәкәтләр ветераннары мәсьәләләре буенча Координация советы.

Ярышларда Чүпрәле районыннан махсус хәрби операция каһарманнары Фәнис Хәйруллин һәм Алексей Ягашкин катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Алексей Ягашкин кул көрәше буенча 80 килограммнан артык авырлык категориясендә 1нче урынны алды, ә Фәнис Хәйруллин шул ук дисциплинада, 100 килограммнан артык авырлык категориясендә, җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев