Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән Зинаида Иванова оста куллы остазларның берсе

Зинаида Федоровна Алешкин-Саплык авылында ишле гаиләдә җиденче бала булып дөньяга аваз салган.

Әтисе Федор Петрович Бөек Ватан сугышы ветераны, гомере буе колхозда шофер булып эшли, әнисе Лидия Алексеевна колхозда бригада да, почта таратучы да, йөкче хезмәтләрен дә башкарган. Балалар да гаиләдә әти-әниләре үрнәгендә  хезмәт тәрбиясе алып үсәләр. Зинаида ханым да кече яшьтән әти-әнисе, апалары белән берлектә хуҗалыкта бар эшләрне башкара, кул эшләре белән кызыксына, чигү эшләренә һәвәс була.

3 сыйныфта укыган вакытта ук кыз төрле бизәкләр төшереп, җылы йон бияләйләре бәйли башлый.Бәйләү-чигү серләренә әбиләре Анастасия дә өйрәтә. Ә беренче күлмәген Зинаида  8нче сыйныфта укыганда Пасха бәйрәменә тегә. Тормышка чыккач та әлеге шөгылен ташламый:  балаларына да күлмәкләр, итәкләр тегә, кофталар бәйли.

–Элек бит тормышка чыкканда килен кеше кияү йортына бирнә әзерләп бара торган иде. Кибетләрдә әйбер юк, сатып алырга да берни таба алмыйсың, бар бирнәне кызлар аулак өйләрдә җыелышып, әзерли идек. Мин дә  сөлге, челтәрләр һәм башка шундый әйберләрне дә үз кулларым белән тупладым. Аннан Канаштагы педагогия училищесында укуым да ярап куйды. Анда  технология  дәресендә күп нәрсәгә өйрәндем,-ди Зинаида ханым.

Училищены уңышлы тәмамлап, туган ягына кайткан кызга ул елларда чуваш теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуны тапшыралар. Аннан Зинаида Федоровна үзенең белгечлеге буенча башлангыч сыйныфлар укытуга күчә. Шуннан бирле ул 45 ел дәваында башлангыч сыйныф укучыларына белем бирә.

Яраткан шөгылен Зинаида ханым укучыларына да бирергә тырыша. Мәктәптә “Чуваш чигүе” дип исемләнгән түгәрәк оештырган. Моннан тыш, балаларда сәнгатькә мәхәббәт тәрбияли, театр түгәрәген дә җитәкли ул.

Укучылары белән бергәләп районда үткән “Без бергә” конкурсында, Буада үткән зона этабында да җиңү яулаганнар алар.

Спектакльләр өчен декорацияләрне дә балалар белән бергәләшеп үзләре әзерлиләр алар, аны чуваш милли орнаментлары белән бизиләр, балалар үзләре дә чуваш милли киемнәреннән чыгыш ясыйлар.

–Кайда гына булсам да, беренче эш итеп, төрле җепләр сатыла торган кибетләрдә булырга тырышам. Бисер, мулена җепләрен сатып  алам. Чигү түгәрәкләрендә балалар белән  хәрбиләргә саклау талисманнары да  ясыйбыз, аларны махсус хәрби операция зонасына җибәрәбез,-ди ул.

Зинаида Федоровна махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче укучылары белән дә горурлана. Кызганычка каршы, үткән көздә бер укучысы Иван Кудряшов батырларча һәлак була. Сыйныфта укучысы утырган парта аның якты хәтерен саклый.

Тормыш иптәше Федор Петрович белән өч балага гомер бирәләр, белем алырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итәләр. Уллары Андрей бүгенге көндә Казан шәһәрендә юрист, кызлары Ольга авылда почта таратучы хезмәтен башкара, Дмитрийлары Чабаксар шәһәрендә яши, эшли. Зинаида ханым 9 оныкның яраткан әбисе дә әле.

Зинаида Федоровна Иванова үзенең укучылары белән хаклы горурлана. Ул белем биргән укучылар илебезнең, республиканың төрле шәһәрләрендә хезмәт куялар, алар арасында табиблар да, укытучылар да, юристлар да бар.  

Хөрмәтле мөгаллимәнең мәгариф өлкәсендәге фидакарь хезмәте төрле бүләкләр,  Мактау Грамоталары белән бәяләнгән. Ул “Татарстан Республикасының  мәгариф отличнигы” медале иясе.

–Әлбәттә, минем уңышларымда тормыш иптәшемнең, хезмәттәшләремнең, укучыларымның да, аларның әти-әниләренең дә өлеше зур, мин аларга зур рәхмәтлемен,-ди Зинаида Федоровна.

Олуг остаз бүгенге көндә зур максатлар, киләчәккә якты өметләр белән яши. Шуларның берсе– тухья ясау. Һичшиксез анысы да тормышка ашар. Халкыбыз юкка гына: “Оста кулда гәүһәр бар”, -димәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев