Чүпрәледән Тәскирә Фаризова хәрбиләргә оекбашлар җибәрде
Татар Төкесе авылында гомер кичерүче Тәскирә Вахит кызы Фаризова–мәгариф хезмәте ветераны.
Аның бар гомере башлангыч сыйныфларга белем бирүгә багышлана. 30 елдан артык ул туган авылында балаларны хәреф танырга белем дөньясы серләренә өйрәтә. Тәскирә апа райондашыбыз, фронтовик шагыйрь Зәки Нуриның ике туган сеңлесе дә әле. Тормыш иптәше Фәрит белән алар ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Язмыш Тәскирә апаны төрле яклап сыный. 17 ел элек ул пар канатсыз калса, күптән түгел, бердәнбер улын югалту хәсрәтен дә татый.
Ачы сагышлардан, күңелендәге борчулардан арыныр өчен үз шөгылен дә булдырган: җылы оекбашлар бәйли, гөлләр үстерә.
Улының төсе итеп, бәйләгән оекбашларны үткән атнада махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә дә туплап җибәрде. Посылканың берсендә шушы җылы оекбашлар булса, икенчесендә тәм-томнар, сабыннар да җыйнаган Тәскирә апа. Моңарчы да җибәргәне дә булган.
–Аякларына җылы булсын, “туган яклардан килгән”, дигән хис егетләребезгә көч бирсен,-ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев