Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледән педагогик хезмәт ветераны Роза Йосыпова 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итә

Роза Әһлиулла кызының гаилә тарихы-ул ил тарихы.

Бүген, 2026 елның 9 мартында, педагогик хезмәт ветераны, Иске Чүпрәле авылында яшәүче хөрмәтле Роза Әһлиулла кызы Йосыпова үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аның бөтен тормышы Чүпрәле районы белән тыгыз бәйләнгән.

Роза Әһлиулла кызының гаилә тарихы-ул ил тарихы. Аның әти-әнисе Донецк өлкәсендә партия мәктәбендә танышканнар. Әнисе Мәфтуха Абдулла кызы Башкортстаннан, ә әтисе Әһли Гатаулла улы Кукмара районыннан була. Укудан соң  яшь гаиләне Чүпрәле районына җибәрәләр. Ул вакытта кечкенә Розага нибары дүрт яшь була.

"Әти "Коммунар"газетасында редактор булып эшләде. Мин аның янына хәзерге "Ак Барс" банкы урынында урнашкан редакциягә еш бара идем һәм кулдан, хәрефләр җыюларын кызыксынып күзәтә идем. Бу чын хезмәт иде", - дип искә ала ул.

1941 елда әтисен фронтка озату көнен дә яхшы хәтерли Роза апа. «Военкомат янынннан атлар белән киттеләр», ди ул. Әлеге мзгел Роза ханым күз алдында озак еллар саклана, Әһли Гатаулла улы Белоруссияне азат иткәндә һәлак була.

Сугыштан соңгы авыр елларда, ил кадрларга бик мохтаҗ булганда, Розага Тәтеш педучилищесына укырга керергә киңәш итәләр. Аның хезмәт биографиясендә беренче эш урыннары Яңа һәм Иске Задур авыллары була.  Ә 1956 елдан пенсиягә чыкканчы ул Иске Чүпрәле мәктәбендә укыта. Ул, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлап, йөзләгән башлангыч сыйныф укучыларына үзенең энергиясен һәм рухи җылысын бирә.

Роза Әһлиулла кызы берничә буын тәрбияләп үстергән мөгаллимә. Аның укучылары арасында районда һәм республикада танылган укытучылар, табиблар, суд хезмәткәрләре бар. Аның намуслы хезмәте «Халык мәгарифе отличнигы» исеме, күп санлы грамоталар һәм Рәхмәт хатлары белән танылгу тапкан.

Ире Аделҗан Әлимҗан улы  белән дүрт балага гомер бирәләр, тормыш юлын сайлауда ярдәм итәләр.

«Гадәттә, бәхет-нәрсә ул, дип сорыйлар. Минем бүгенге бәхетем-шушы яшькә җитүем һәм балаларым, укучыларым", - дип уртаклаша юбиляр.

Туган көнендә аны котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов килгән иде. Алар РФ Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар тапшырдылар.

Шулай ук бәйрәм шатлыгын уртаклашырга аның укучылары да килгән иде. Кунаклар Роза Әһлиулла кызына ныклы сәламәтлек, иминлек һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр. Җавап итеп, шат күңелле һәм позитив авыл өлкәне үзенең йөз еллыгын да шундый ук кәеф белән каршы алырга вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев