Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә хезмәт ветераны Фәйрүзә Ибраһимованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Хезмәтне ярату–тормышының нигезе

Фәйрузә Сираҗетдин кызы Мунчәли авылы кызы. Күпбалалы гаиләдә туа. Әмма ачы сугыш еллары күпләр  өчен сынау чоры була. Фәйрүзә апаның да ачлыктан, төрле авырулардан туганнары бер-бер артлы үләләр, бишесе генә яшәп кала.

–Тормышымның юлы бик озын минем, сөйләп бетерлек түгел,-ди ул. –Әти Сахалинда вербовка белән эшләде, сугыш елларында әни без, балалар белән ялгыз булды, авырлыкларны күп күрде.

Фәйрузә апаны авылдашлары яратып, Фәүзия дип кенә йөртә. Аның чаялыгы, туры сүзлелеге, уңганлыгы өчен хөрмәт итәләр.

Тормышка чыгып, бәхетле гаилә тормышы да озакка сузылмый Фәйрүзә апаның Ире фаҗигале төстә вафат була. Ике баласын беръялгызы аякка бастыра ул. Бүгенге көндә Татар Саплыгында кызы Розасы тәрбиясендә яши. Бирегә килүенең дә сәбәбе: үткән көз аягын имгәткән.  Аңарчы һәр көн авыл урамнарын әйләнеп кайта торган булган.

“Көтү кергәндә дә малларны  тәртипләп, юллап йөрүче  иде әле ул”, -ди авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов.

Фәйрүзә апалар үзләре дә озак еллар мал-туарны күпләп асраучылардан булалар. Үзе дә бар гомерен колхозда сыер савучылыкка багышлый.

–Әни безнең бик үткен, кирәк җирдә үз сүзен әйтә торган усал да иде. Безне дә тормыш авырлыклары алдында югалып калмаска өйрәтте. Әни белән бергә олыгаю–олы бәхет икән ул. Озын гомерле булсын,-ди кызы Роза ханым матур теләкләрен юллап.

Гомер бәйрәмендә Фәйрүзә апаны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, җирлек башлыгы Владимир шумилов та котладылар. Котлаулар, бүләкләр тапшырдылар.

–Бернәрсә дә күктән төшми. Үз тырышлыгың белән барысына да ирешергәкирәк. Шулай булганда кадерле дә була,-диавыл өлкәне.  Хезмәтне ярату аның бөтен тормышның нигезе булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев