Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә тыл хезмәтчәне Солтан Минкинны 94 яшьлеге белән котладылар

Солтан Кадыйр улына Россия Федерациясе Президентының котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

Иске Шәйморза авылында яшәүче Солтан Кадыйр улы Минкин үзенең 94 яшьлеген билгеләп үтте. Солтан Кадыйр улы-тыл хезмәтчәне.

Хөрмәтле авыл өлкәнен котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова килде.

Солтан Кадыйр улына Россия Федерациясе Президентының котлау адресы һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Кунаклар аңа нык сәламәтлек, иминлек һәм якыннарының мәхәббәтен теләделәр.

Солтан абый һәм аның хатыны Фәһимә апа гомер буе колхозда намуслы хезмәт иткәннәр. Аларның буынына сугыш чоры авырлыкларын кичерергә һәм сугыштан соңгы авыл хуҗалыгын торгызуда актив катнашырга туры килде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев