Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә Кече Чынлы авылының акъәбисе–Рәйсә Кәримулла кызы Гаянова 90 яшьлеген каршы алды

Олы юбилее белән аны котларга, дип Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Кече Чынлы авылы җирлегенең Башкарма комитет секретаре Миләүшә Хәйруллова килделәр.

90 яшьлек матур гомер бәйрәмен Кече Чынлы авылының акъәбисе–Рәйсә Кәримулла кызы Гаянова да хәерле исәнлектә каршы алды

Олы юбилее белән аны котларга, дип Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Кече Чынлы авылы җирлегенең Башкарма комитет секретаре Миләүшә Хәйруллова килделәр. Авыл өлкәненә котлау хаты, бүләкләр тапшырылды. Кунаклар аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм балалары игътибарында тагын да яшәвен теләделәр.

Юбилярның тормыш юлы–ныклылык, хезмәт сөючәнлек һәм туган җиргә булган тугрылык тарихы ул. Бөек Ватан сугышына киткән әтисеннән хәбәр килми, исән булып, әйләнеп тә кайтмый. Ятимлек ачысын татып, “Әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәргә мәҗбүр була авыл кызы. Кече яшьтән үк әнисенә булыша, өлкәннәр белән беррәттән кырда да эшли. Мәктәптә белем алу мөмкинлеге дә чикле була. Яшүсмер кыз бәхет эзләп,Пермь якларына юл тота.

Биредә Рәйсә Кәримулла кызы юл төзү эшләрендә катнаша, булачак тормыш иптәше Наильне очрата. Егет Татарстанның Мамадыш якларыннан була.

Авылда калган әнисе һәм әбисенә беръялгызларына тормыш итү авырлашканлыктан, яшьләр аларга терәк булу өчен авылга кайтып төпләнәләр.

“Әбиләрнең 4х4 зурлыктагы өйләре бар иде. Авылга кайткач, яңа өй җиткездек, шунда зур гаилә булып. Бергә яши башладык”,-дип искә алды Чүпрәле якларын үз иткән Наиль ага.

Аның зур гаилә булып дигәне, Рәйсәсе белән алар алты балага гомер бирәләр. Шулдай итеп, 10 кешедән торган гаилә бер түбә астында яши башлый. Өлкәннәрне тәрбияләп, хөрмәт белән соңгы юлга озатып, хәер-фатихаларын алып калалар. Бүген исә шушы нигездә икәүдән-икәү яшәп калганнар. Бала-оныклар бу йортта инде кунак кына.

Рәйсә апа да, Наиль абый да озак еллар колхозда намус белән хезмәт куйган кешеләр. Җирлекнең Башкарма комитет секретаре Миләүшә Хәйруллова икесенең дә чая, бар җиргә дә өлгер булуларын искә алып үтте.

–Авылыбызның хөрмәтле өлкәннәре алар. Хезмәтне яратып, үрнәк булып гомер итәләр,-диде ул.

Һәрвакыт ачык йөзле, басынкы холыклы, сабыр табигатьле Рәйсә апа әле дә булса боегып утырмый: китаплар да укый, газета-журналлардан яңалыклар белән дә танышып бара. Балаларына, килен-кияүләренә киңәшче, онык-оныкчыларының яраткан әбисе дә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев