Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә канат ярган

Редакциябезгә шушы көннәрдә кунаклар килде.

Ул Рәшит Галимов – редакциядә 1967-1971 елларда эшләп киткән әдәби хезмәткәр.

Без аның белән коллективны җыеп очрашу үткәрдек. Рәшит Галимов редакциягә килү тарихын, типография төзеп, ничек район “кайтканнан соң” беренче газета чыгаруларын сөйләде.

Райкомның иске котельнясыннан ташыган идек кирпечләрне. Алар сугу машиналары өчен нигезгә салынды. Җизни – Рәфәгать абый Низамовка, райкомның оештыру бүлеген җитәкләүче кеше буларак, районда газета чыгару эшен җайга салу йөкләнгән иде.

Кадрлар Буа районыннан да кайтучысы булгандыр инде. Ә Сатирә, Сания, Рокыя апаларны бик әйбәт хәтерлим. Яшьлек еллары иде.

Редакция дә, типография дә мич ягып җылытыла. Аның өчен урманга йөрибез, утын алып кайтабыз. Равиль абый Баһаветдинов белән урманга барулар хәтердә. Ә милиция начальнигы яшәгән йорт (күршедә) әле дә сакланган икән әле.

Мин инде яшьлек белән бәйле булгач газетаның юүгенгесе белән дә танышып барырга тырышам. Эчтәлекле газета чыгарасыз. Темалар төрле һәм җирле кешеләр турында язасыз, бу бик куанычлы. Тиражыгыз да ярыйсы икән әле – димәк Чүпрәле халкы һаман да укый әле, - дип фикерләре, истәлекләре белән бүлеште Рәшит Галимов.

1971 елда районнан киткәннән соң ул төрле җаваплы эшләрдә эшләгән (билгеле, Чүпрәледә хезмәттә чыныгып киткән кешеләрнең берсенең дә югалып калганы юк). Президент Аппаратында, министрлыклардагы хезмәт чорына да кагылып үтте Рәшит Галимов. Газетага, коллективка озак еллар яшәүне, уңышлы булуны теләде.

...Әллә инде яшьрәкләр булганга, без аны газета юбилеена чакырмаганбыз. Алдагы юбилейларда күрешүләр насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев