Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә Гелинә һәм Мәгъсүмә апа Азизовалар 40 елга бергә гомер итәләр

Гелинә Кече Чынлы авылында яшәүче Мәгъсүмә һәм Рафикъ Азизовлар йортына, 1988 елның май аенда, килен булып төшә.

Бу вакытта төп нигездә кайнатаның инвалид апасы, кайнананың үз әнисе, тормыш иптәше Рамильнең ике энесе дә яши торган була. 

—Кайнанамның әнисе Бәян апа белән — 5 ел, кайнатамның апасы Кәүсәрия апа белән 21 ел бергә гомер кичердек. Иремнең энеләре башлап берсе армиягә китте, аннан икенчесе... Кайткач, икесен дә өйләндереп, туйлар ясадык,-дип сөйли Гелинә ханым. 

Ул еллардан соң күп вакыт узган: кайнатасы, 2021 елда тормыш иптәше Рамиле дә, авырудан соң, бакыйлыкка күченгән. Кайчандыр бик ишле булган нигездә бүген инде алар икесе — кайнанасы белән торып калганнар.

—Кызым Лилиям Ульянда яши. Тормышлы, ике оныгым бар. Гомерем шушы нигездә узды. Кайнанам яшәсен генә, дип торам. Бергә булгач, уңайлы,-ди ул.

Мәгъсүмә апа сугыш чоры баласы. Күпне күргән, күпне кичергән буын вәкиле, тыл хезмәчәне, инде унынчы дистәне ваклый башлаган. Килене Гелинәне телгә алмаган бер генә минуты да юк.

—Бик матур яшәдек. Әле ярый ул бар... Бик карый. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен,-дип рәхмәтләр укый килененә кайнанасы. 

Гелинә апа да, тормыш иптәше дә фермада озак еллар хезмәт куялар. Лаеклы ялга да үткән ел гына чыккан әле ул. 

—Кайнанам миңа икенче әни кебек булды. Кызымны үстереште. Шушы яшәү дәверендә чын-чынлап әйткәләшкән, үпкәләшкән чаклар булдымы дисәм... юктыр да, -ди килен кеше. — Авырлыкларны күп күргәнгәндер кайнанамның күңеле һәрвакыт чиста булды, кешеләргә ярдәм итәргә тырышты. Бәхет нигезе — аңлашып яшәүдәдер ул. Бүгенге яшьләрнең дә шулай яшәүләрен телим,-ди Гелинә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев