Чүпрәледә Абдрахмановларның педагогик хезмәт стажы — 500 ел!
Татарстанның Милли китапханәсендә республиканың хезмәт династияләрен хөрмәтләү тантанасы узды.
ТР Профсоюзлар федерациясе ярдәме белән оештырылган чара Татарстанның төрле тармакларында гомуми эш стажы йөз елларга исәпләнгән 20 гаиләне бергә җыйды.
Мөхтәрәм кунаклар арасында Чүпрәле районының Яңа Кәкерле авылыннан Абдрахмановлар династиясе дә бар иде. Аларның гомуми педагогик стажы 500 елдан артык исәпләнә.
Гаилә башлыгы Шамил Абдрахманов 30 елдан артык Яңа Кәкерле төп мәктәбен җитәкли, ә аның гомуми укыту стажы 49 елны тәшкил итә. Ә ул бу һөнәрне 36 ел Яңа Кәкерле мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән әнисеннән — Рахилә Шакировнадан алган. Рахилә ханым 4 бала тәрбияләп үстергән, дүртесе дә әнисе эзеннән китәләр. Кызларының да педагогик эшчәнлекләре шактый стажлы, һәркайсының 50 елга якын.
Шамил Мөбарәкҗан улының тормыш иптәше дә -укытучы. Алсу Расих кызы Яңа Кәкерле мәктәбендә 34 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган.
Бүгенге көндә әти-әниләренең эшен шул ук мәктәптә 22 ел дәвамында уллары Рамил Шамил улы дәвам итә.
Абдрахмановлар гаиләсе чарада Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Чара хезмәт традицияләрен саклауның һәм һөнәри өлкәдә гаилә кыйммәтләренә хөрмәт күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев