Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районының тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Ольга Поселенцева 90 яшьлеген билгеләп үтте

Хезмәт ветераны Ольга Трофимовнаны котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Аксу авыл җирлеге башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Степан Унисков килделәр.

Тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Чүпрәле районының Чуваш Бизнәсе авылында яшәүче хөрмәтле Поселенцева Ольга Трофимовна 90 яшьлеген билгеләп үтте. 
 Ольга Трофимовна Чуваш Бизнәсе авылында туып-үскән.  Сугыш елларында, яшь булуына карамастан, Ольга Трофимовна өлкәннәр белән беррәттән басуда эшли, әнисенә ярдәм итә.  Шулай ук Молотов урманнарына эшкә җибәрелә. Анда олылар агачларны кисәләр, ә яшьләр, балта белән ауган агачларны ботаклардан чистартканнар. "Әлбәттә, авыр булды, әмма төшенкелеккә бирелмәдек", - ди тыл хезмәтчәне.
Ольга Трофимовна үзенең авылдашы Григорий Васильевичка кияүгә чыга. Алар бергә алты бала тәрбиялиләр. Ире Григорий Васильевич яхшы тормыш иптәше, уңган  балта остасы була, колхозда эшли.  Алар ире белән картлык көннәренә кадәр бергә гомер итәләр. Тормыш иптәше бу дөньядан берничә ел элек кенә киткән. Хезмәт ветераны ике улын да җирләгән.  Кызлары Зинаида һәм Лидия Ульяновск шәһәрендә яшиләр, ә авылда Надеждасы- әнисе янәшәсендә. Ольга Трофимовнаның авылда бертуганы да гаиләсе белән яши. Юбилярның бүгенге көндә 4 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар.
Ольга Трофимовна гомерен авыл хуҗалыгына багышлый: туган колхозында эшли, фермада сарыклар карый, пенсиягә чыкканнан соң эшләвен дәвам итә, төрле эшләр башкара. Ул хезмәт ветераны исеменә ия, Бөек Ватан сугышының юбилей медальләре бар.
Хәзерге вакытта Ольга Трофимовна улы һәм килене белән яши. Улы Ульяновск шәһәренә еш кына акча эшләргә чыгып китә, шофер булып эшли. 
Ольга Трофимовна, олы яшьтә булуына карамастан, хәзерге вакытта да актив тормыш рәвеше алып бара, бакчада ярдәм итә,  терлек карашырга  булыша.  
Хезмәт ветераны Ольга Трофимовнаны котларга Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Зур Аксу авыл җирлеге башкарма комитеты вазыйфаларын башкаручы Степан Унисков килделәр. Кунаклар район башлыгы исеменнән котлау хаты һәм бүләк, чәчәкләр тапшырдылар. Саулыклы  гомер теләделәр, 95 яшьлек туган көненә дә килергә вәгъдә бирделәр. Ольга Трофимовна күрсәткән игътибар һәм теләкләр өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев