Реклама
Шәхесләр
Чүпрәле районыннан Маһирә Зәйнулла кызы Вәлиева 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итә
Бүген юбилярны кызлары карый, тәрбияли.
Вәлиева Маһирә Зәйнулла кызы 1932 елның 29 августында туган.
Гаиләдә алар биш бала үсәләр, өчесе сугыш елларында ачлыктан үлә.
Күрше Уби авылыннан 8 яшеннән Маһирә апа башка балалар белән үзен дә, гаиләсен дә туендыру өчен, колхоз өчен капчыкларда ашлык ташый. Балачакны искә алып, "без кычыткан ашап үстек",-ди.-Җирдән коелган ярмалар җыя идек, черек бәрәңге пешердек." Колхоз эшендә, кемгәдер бәрәңге утыртырга, я алышырга, көрәк белән бакча басарга йөриләр. Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда мичләрне ягар өчен торф кирпечләре басалар.
Маһирә Зәйнулла кызы тормышка чыгып, балалар үстерә. Тормыш иптәше белән озак еллар юл хуҗалыгында хезмәт куя. Юбилярның олы кызы Зөлфия ханым сөйләвенчә, алар әнисенә булышырга йөриләр. Тракторларга җылытыр өчен су ташыйлар. "Кыш көне сеңлем белән икебезнең пальто итәкләребез туңып китә иде, су ташый ташый", -ди.
Бүген юбилярны кызлары карый, тәрбияли. Маһирә апа бик ачык һәм сөйләшергә ярата.
Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов котладылар. Шулай ук үзенең хезмәт ветеранын котларга "Татавтодор" ның Чүпрәле районындагы филиалы вәкилләре дә килгән иде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына "Татавтодор" үзенең хезмәт ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен туплап, журнал чыгарган. Бу журналда Маһирә Зәйнулла кызы турында да язма бар.
Кунаклар РФ Президенты исеменнән котлаулар, бүләкләр һәм район башлыгы исеменнән чәчәкләр, шулай ук, "Татавтодор"ның генераль директоры Айрат Шәймиев исеменнән Котлау хаты тапшырдылар. Сәламәтлек, балалары янәшәсендә озак еллар яшәвен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев