Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районы Хорновар-Шигали авылында яшәүче Макаровлар 60 ел бергә яшиләр

Яшьлек сукмагыннан бергәләшеп бриллиант туйга.

Хорновар-Шигали авылында яшәүче Макаровлар да бер-берсен 60 ел дәвамында җилләрдән, кар-бураннардан ышыклап яшиләр. Шушы көннәрдә алар Бриллиант туйларын билгеләп үтте.

Инде алты дистә бергә тормыш сукмагыннан атлаган гомер узса да, әнә шул еллар сагындырып, күз алдында бүгенгедәй якты булып саклана.
Алар икесе дә сугыш чоры балалары, авырлыкны үз җилкәләрендә күтәреп, ачлыкны да, ялангачлыкны да җиңә алган буын вәкилләре.

Шуңа күрә яңа тормышка да ныклы адымнар белән килеп керәләр. 
Тормыш коргач сынатмаска тырышалар. Тырыш хезмәтләре белән авылдашларына үрнәк булып яшиләр. Балаларын да, үзләре үрнәгендә, булдыклы, миһербанлы итеп тәрбиялиләр. Гаиләдә әти сүзе — закон.

Макаровлар биш бала тәрбияләп үстерә, өч балалары бүген исән-саулар, ике улларын югалту кайгысын күргәннәр. Бүгенге көндә аларның 11 онык һәм 5 оныкчыклары бар.

Владимир Николаевич һәм Нина Григорьевна бүген бәхетле картлык кичерә. «60 ел тигез гомер итүнең сере — тату яшәүдә», — ди алар, беравыздан. Ә менә шул татулыкның артына бер-береңә хөрмәт, ихтирам, ярату хисләре яшеренгән. 

—Дөресен генә әйткәндә, мин әллә торам, әллә юк дип килдем аңа. Танышу, кавышу, йөрешү дә булмады. Владимир ул бик тыйнак, күп сөйләшми, хәтта аулак өйләргә дә йөрмәде, кич чыкмады. Безне аның апалары берләштерде. Һәм менә күрәсез, 60 ел бергә яшибез,-дип уртаклашты Нина Григорьевна.

Төп нигездә алар киленнәре белән гомер итәләр, әмма йортларының кешедән өзелгәне юк. Көн саен диярлек, күрше урамнан гына кызлары килеп җитә, хәл белешеп атна саен балалар, оныклар кайта, йорт эшләрендә булышып китәләр. 

Макаровлар Аллаһы Тәгаләдән тигезлек, сәламәтлек сорау белән беррәттән, ил-көнгә тынычлык, яшьләргә матур киләчәк сорап ялвара. 
60 ел тигез яшәгән әлеге күркәм парны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары айрат Җәлалов, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова, авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова тәбрикләделәр, изге теләкләр теләделәр.
 

Дәвам итеп

Агымдагы Гаилә елында озак еллар бергә яшәгән парларны хөрмәләү чаралары уза. ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2024 елда Чүпрәледә 65 ел бергә яшәүләрен 3 гаилә пары, 60 елны—6 гаилә билгеләп үтә. 55 елны—23 һәм Алтын туйларын, 50 еллыкны 31 гаилә билгеләп үтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев