Реклама
Шәхесләр
Чүпрәле районы Татар Төкесе авылыннан Нурулла Шәрәфетдинов: «Туган җирдә минем бәхетем»
Нурулла абый үзенең балачак елларының авыр булуын хәтерли.
Бүгенге авылларның киләчәге өчен үзе шунда туып-үскән - авыл чишмәсенең суын тәмләп, урманында җиләген җыеп, көтүен көтеп, авылының айлы кичләренә гашыйк кешедән дә ныграк борчылучы бар микән? Бу сүзләрнең хаклыгын үз мисалында Татар Төкесе авылында гомер кичече Нурулла Шиһап улы Шәрәфетдинов дәлилли ала. Чөнки ул–сигез дистә элек шунда туып, шунда яшәп, хезмәт иткән, олыгайган көнен дә туган нигезендә үткәрүче авыл агасы.
Нурулла абый үзенең балачак елларының авыр булуын хәтерли. “Әтине сугышка алмадылар, чөнки гаилә бик ишле иде, балалар да күбесе колхоз эшендә булды. Мин дә шул исәптән бик иртә олылар белән хезмәткә тартылдым.”
7 класс белеме белән ул колхозда тракторчы ярдәмчесе булып эшли башлый. Икенче елны исә аңа үзенә йөкләп тимер атны тапшыралар. “Күз алдына китерүе дә авыр, 14-15 яшьлек яшүсмер тракторда мөстәкыйль эшли. Әле бит тракторны йөртергә правам да юк”. Әйе, ул вакытта эшче куллар барлык документлардан өстенрәк булган шул, чөнки куелган планнарны үтәргә кирәк. Шулай да Нурулла абый тракторчы-машинист һөнәренә укып, белгечлек ала. Аннан яшь белгечне “Ялкын” колхозында җәен комбайн штурвалы артына утырталар, кышын исә–тракторга. Тырышып эшләгән егетне армия хезмәтенә китәр чак җиткәч, колхоз рәисе Харис Камалов үз машинасы белән үк озатып та куя.
Армия хезмәте дә читтә, Германиядә уза Нурулла абыйның. Ул үзенең хезмәттәш егетләрен сагынып: “Минем белән ротада җиде милләт кешесе хезмәт узды. Күбесе Украина ягыннан иде. Бик дус булдык. Бүгенге хәлләр башка сыя торган түгел–шушы хезмәттәшләремнең бала-оныклары бүген безне дошман күрәләр”.
Яхшы хезмәтләре өчен күп медаль, грамотлар белән бүләкләнеп кайта ул. Читкә китү мөмкинлеге булса да, туган авылын сайлый егет. Биредә аны яшьли сөйгән кызы Ләмигасы да көтә. Матур гына итеп тормыш корып җибәрәләр. “Эшләгәнгә эш язган” дигәндәй, яшь кенә булсалар да үз көчләре белән нигезләрен булдыралар, 4 бала тәрбияләп үстерәләр.
Максатчан, тырыш Шәрәфетдиновлар икесе дә үз эшләрен яратып, намус белән башкаралар. Нурулла абый вакытлыча дигән элемтә монтер эшендә 40 еллап хезмәт куя, Ләмигасы да бертоташ 40 ел хезмәтен хат ташучыга багышлый. “Татар Төкесеннән тыш, Иске Кәкерле авылы да бар бит әле. Йөреп тә эшләргә туры килде. Бервакытта да зарланмадык”.
Төп эшеннән тыш, Нурулла абый авылда киномеханик, “Госстрах” агенты да хезмәтләрен башкарырга өлгерә. Шулай ук, колхозда бригадир вазифасын да йөклиләр әле аңа. Авылның йөзен саклау калу, анда яшәүчеләрнең тормышын тагын да файдалырак һәм кызыклырак итү өчен башлап йөрүчеләрнең берсе дә әле ул. Нурулла абыйны авылдашлары депутат итеп тә сайлыйлар. Авылга телефон, ут, газ кертү мәсьәләләлрен хәл итүдә дә көчен кызганмый, проектлар ясый.
Ул бер генә чарадан да читтә калмый. Замана белән бергә атларга тырыша, һәр нәрсәдән хәбәрдар, туган авылының киләчәге өчен борчыла, аның уңай эшләренә сөенә, җитешсезлекләренә ихластан көенә ул. Авыл җирлеге үткәргән җыеннарда авыл өчен мөһим мәсьәләрне дә күтәрә белә. Үзенең туры сүзле, киләчәккә карап фикер йөртә, халык белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә ихтирамга лаек кеше ул.
Авыл халкын, яшьләрне дини яктан тәрбияләү өлкәсендә дә зур көч куя. Авыл мәчетен төзүдә дә башлап йөрүчеләрнең берсе була. Бүгенге көндә авыл аксакаллары катнашы белән Татар Төкесе авылында зурлап үткәрелүче Абыз бабай җыены да авылның язмышы, аның йөзе, тарихын барлау хакында сөйли.
“Нинди генә эшкә алынсам да, авылдашларым ярдәмче булды, фикердәшләр барлыкка килде, җитәкчеләр теләктәшлек белдерде. Бүген гомеремнең сигезенче дистәсен ваклап, туган җиремдә якты эземне калдырганмын икән, минем өчен шуннан да олы бәхет юк”,-ди Нурулла абый язмышына рәхмәтләрен әйтеп.
Дәвам итеп
Нурулла абый Шәрәфетдиновны бүгенге юбилейлы гомер бәйрәме уңаеннан район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фаткуллин котладылар.
Алексей Ярухин авыл агасын район башлыгы исеменнән котлап, Чүпрәле районы оешуга 90 еллык медальне, Рөстәм Фаткуллин бүләкләр тапшырды. Хезмәтләре өчен рәхмәтләр белдереп, исәнлек, хәерле гомерләр теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев