Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районы Югары Каракитә авылында яшәүче Якуп Шәруков 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2015 елда ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановта кабул итүдә катнаша

Бүген, 2022 елның 11 октябрендә, Чүпрәле районы Югары Каракитә  авылында яшәүче Якуп Шиһап улы Шаруков 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны истәлекле вакыйга белән Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов котлады. Кунаклар юбилярга сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, туганнарының һәм якыннарының игътибарын теләделәр, шулай ук РФ Президентының котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.
Якуп абый Шаруков Югары Каракитә авылында туып-үскән. Хатыны белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Тормыш иптәше бу дөньядан 9 ел элек киткән. 
Үзенең балачагын искә төшереп, Якуп абый сугыш елларында Буа районына тимер юл төзергә йөрүләре турында сөйли. Ул бу турыда балаларына, оныкларына да әйтә. Берничә ел элек балалары аны тимер юл төзелгән бу урынга алып киләләр. Ул  Буа районының Суыксу авылыннан ерак түгел урнашкан.
Сугыш вакытында Югары Каракитә авылында «Урал»колхозы була. Якуп абый монда да, аннары «Йолдыз» колхозында балта остасы булып эшли. Аның өлешенә фермалар, авылдагы беренче агач клубны төзү тия. 1987  елдан Якуп абый лаеклы ялда, хезмәт ветераны. 
Якуп абый бик  ачык кеше. Мәчеткә йөри, илгә-көнгә тынычлык тели.  2015 елда ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановта кабул итүдә катнаша, бу очрашуны әле дә булса  җылылык белән искә ала.
Хәзерге вакытта аны балалар карый, һәрберсендә ул көтеп алынган якын кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев