Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле районы Яңа Элмәле авылында яшәүче Валентина Угандеевага 90 яшь тулды

Валентина Николаевнаның хезмәт юлы Яңа Элмәле авылының почта бүлекчәсендә уза.

Валентина Николаевна Яңа Элмәле авылында туып, үсә. Гаиләдә алар биш бала булалар. Кызганычка каршы, ике бертуганнарының гомере озын булмый. Иң аянычлысы бер кыз туганнары янгын вакытында алган җәрәхәтләрдән 18 яшендә һәлак була. 

Юбилярның бабасы хәлле крестьяннардан булган. Җирләре дә була, малларны да асрыйлар, сарык көтүе тоталар алар. Хәлле булгач, аның әнисенә дә белем алу мөмкинлеге бирелә. Ул бик яхшы укый һәм шуның өчен «Еванглие» китабы белән бүләкләнә 

Валентина Николаевна да бик яшьли олылар кул арасына керсә дә, әнисе аңа һәм башка балаларына белем кирәклеген искәртә. Бер апасы Люба районда бухгалтер булып эшли, икенче апасы Анна гомер буе туган колхозда хезмәт куя.

Юбиляр да урта белемне алу бәхетенә ирешә. Гомере буе авылда хат ташучы вазифасын башкара. Ул елларда әлеге һөнәр бик дәрәҗәле була. Һәр йортта аның килүен көтеп торалар.

—Элек һәр йортта берничә экземпляр газета, журнал алдыралар иде. Шуның өстенә пенсия, пособие акчалары таратасы бар иде. Һәркайсына «грамота» кирәк бит, ярый әле укыганмын димен. Эшемне бик яраттып башкардым. Лаеклы ялга да шуннан чыктым,-ди ул.

Валентина Николаевна тормышка чыга, әмма гаиләдә балалар тумыйй. Ни генә булса да, картлык көнендә аны апасының балалары ташламыйлар. Ник дигәндә ул бүгенге көндә башкаларның ярдәменә мохтаҗ, үзе генә йөри алмый. 

Башлап апасы Аннаның улы Борис һәм тормыш иптәше тәрбиясендә яшәсә, бүгенге көндә ул бертуганының кызы Галина янына Ульяновск шәһәренә күченгән. Әмма туган йортны сагынып, авылга кайтып йөри. «Туган йортка күңел тарта шул», ди ул уфтанып. 

Гомер бәйрәмен дә авылда туган йортында каршы алды ул. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков килделәр. Кунаклар котлаулар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Юбилярга сәламәтлек, туганнары һәм якыннарының игътибарын теләделәр.

Апаларын туган көне белән котларга бертуганының балалары да җыелды. Алар апаларын яратуларын һәм хөрмәт итүләре турында сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев