Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле район ветераннар Советы авыл хуҗалыгы тармагы ветеранын юбилее белән котладылар

Шушы көннәрдә аңа 75 яшь тулды.

Район ветераннар Советы Президиумы әгъзалары һәмТүбән Чәке авылының  ветераннар оешмасы рәисе хөрмәтле ветеран Зарипов Корбангали Хасиятулла улын юбилейлы туган көне белән котладылар. Шушы көннәрдә аңа 75 яшь тулды.

Корбангали Хасиятулла улы Чепкас Илмәт авылында туган. Ул бөтен гомерен туган районына багышлый. Үзенең хезмәт юлын авыл хуҗалыгы тармагында ветеринария табибы, авыл хуҗалыгы җитештерүен оештыручы булып башлый.

1973-76 елларда  Ямашев исемендәге колхозны җитәкли, 1976-80 елларда— ясалма орлыкландыру буенча хуҗалыклар арасындагы кооператив рәисе булып эшли, 1980-98 елларда Фрунзе исемендәге колхоз рәисе,  1988-2009 елларда-Чүпрәле районының 90 нчы һөнәри училищесы директоры вазифаларын башкара.

"Мәгарифтәге казанышлары өчен "медальләре белән бүләкләнә. "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә", Чүпрәле районы оешуга 90 ел медальләре белән бүләкләнә, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Кунаклар юбилярны туган көне белән котлап, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, озын гомер теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев