Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле өлкәне Ольга Осипованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Тумышы белән ул Шомыршы районыннан. Балачагы, яшьлеге шунда уза.

2023 елның 18 февралендә Чүпрәле районының Түбән Урманасты Шигали авылында гомер итүче Ольга Осипова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Туган көнен уңаеннан аны котларга Чүпрәле районы Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Хәсәнов һәм Звезда авыл җирлеге башлыгы Марина Денисова килгән иде. Алар Ольга Максимовнага чәчәк бәйләме, район башлыгыннан ббүләк,  шулай ук РФ Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын тапшырдылар.

Ольга Максимовна бүләкләрне һәм теләкләрне шатланып кабул итте, кайда эшләве һәм катлаулы тормыш ничек узуы турындагы сорауларга җавап бирде.

Әйе, 95 ел гомер еллары кичкәндә сөйләргә дә сүзләре күп аның. Сугыш чорын узган авыл өлкәненең язмышы җиңелләрдән булмый.

Тумышы белән ул Шомыршы районыннан. Балачагы, яшьлеге шунда уза.

Гаиләдә биш бала булалар алар.  Әниләре  Ольга Максимовнага  7 яшь булганда  үлә, әтиләре яңадан өйләнә.

Сугыш елларында өч абыйсы фронтка китә, икесе кайтмый, бер абыйсы фронтта хәрби хирург булып эшли.

Сугыш елларында – кырларда, колхозда күп эшли, чөгендер игә. Ул елларның истәлеген барлап, кыш чыкканнан соң, ярым ач атларны кырга җибәрүләрен хәтерли. Шулар арасында беркүпмедән соң, бер ат үлә. Аның белән берничә гаилә ачлыктан үлмәс өчен тукландылар, -ди.

1948 елда ул Чүпрәле районы Түбән Урманасты  Шигали авылыннан Иван Алексеевичка кияүгә чыга. Иван Алексеевич турында сөйләгәндә, ул гомере буе авыл хезмәтенә биргән дип әйтергә була. “Туйдан соң, гаилә  тормышының шатлыгы озак дәвам итмәде, аны шунда ук армиягә алдылар, башта нибары 2 елга, диделәр,  аннары тагын 2 елга калды ул. Ә мин аның йортында яшәп тордым, аны көтеп”,-ди ул.– 70 елдан артык бергә яшәдек, өч бала үстердек.

Иван Алексеевич вафат булган, Ольга Максимовна бер улын да җирләү кайгысын татый.  Бүген ул улы Николай белән яши, кызы да авылда, күрше урамда гына гомер итә.

 Юбилярның 3 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Әйтергә кирәк, Ольга Максимовнаның өч оныгы да махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәләр.

Авыл өлкәне  үз язмышына  рәхмәтле. “Озак гомер иттем, хәзер барысы да бар, сәламәтлек кенә кирәк”,-ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев