Чүпрәле ягы кешеләре кайда да үз эзләрен калдыра торганнардан
Моны Иске Задур авылы егете Мансур Алиуллин үз үрнәге белән раслаган.
Рауза белән Шаһиахмәт аганың ишле, катлаулы язмышлы гаиләсендә туып-үскән егет бәхетен ташкүмер шахталарында сыный. Әмма бу турыда соңрак. Аңа кадәр Иске Задур авылында гади генә бер гаиләнең язмышында каһәр төшкән сугышның никадәрле ачы эз калдырганын карап үтик.
Колхозга беренчеләрдән булып кереп, тыныч кына эшләп, үз гаиләсен корып, инде өченче балаларының дөньяга туасын көтеп йөргәндә кага сугыш Алиуллиннар капкасын. Бик күпләр кебек Шаһиәхмәт ага да бу афәтнең беренче көннәрендә үк фронтка алына. Әмма бер сыналганны яратып сыный инде ул язмыш – сугышчы Алиуллин хезмәт иткән көняк-көнбатыш фронты шул ук 1941 елның октябрь аенда камалышта кала. Эллә ничә дистә меңнәрчә солдат һәм офицер немец коллыгына эләгә. “Фашистларны үз өннәрендә дөмбәсләп кайтабыз”, дип киткән Шаһиәхмәттән шулай итеп хат килү дә өзелә. Мондагылар бер хәбәрсез кала. Берсеннән-берсе кечкенә баланы ачлыктан саклап калу, аларны өшетмичә-туңдырмыйча үстерү Рауза апа өлешенә төшә. Урагын урып, авыл халкы белән беррәттән, бөтен төр эшләрдә катнашып йөргән хатын Шаһиәхмәте кайтасыннан да өметен өзми. Җиңү язлары килеп, авылдашлары кайтканнан соң да, “инде көтмә, кайтмас”, дигәннән соң да барыбер көтә Рауза ханым. Һәм бушка да түгел! 1947 елда илгә, туган авылына кайтып төшә Шаһиәхмәт. Әмма әсирлектә булган солдат гаиләсенең тормышы, билгеле инде тиз генә җайланмый. Шуңадыр да инде балигълык яшенә җиткән балалар читкә китүне кулайрак күрә. Иң беренче шахтерлык эшенәЧиләбе өлкәсенә гаиләдәге икенче бала Мәсхүд китә. Аннан соң Мансур. Әмма икесе ике якка – Мансурны язмыш ерак Якутиягә, Нерюнгри шәһәренә үк илтеп куя.
Эштә чыныгып үскән мишәр уллары чит җирләрдә дә сынатмый. Гади проходчик булган Мансур югары квалификацияле шахтерга кадәр күтәрелә, бригадир була. Иске Задур авылы егете турында Якутиянең күп кенә газеталарында язып чыгалар, чөнки аларның бригадасы бер сменага 45 метр урынына 60 метр озынлыкта “проходка” ясап, күмер кисә торган була. Якташыбыз “Хезмәт даны” ордены белән бүләкләнә. Гомумән, хезмәт юлында бүләкләнүләре күп була мишәр егетенең. Ә иң олы бүләк, монысы инде язмышыннан – Ерак Якутиядә татар кызын очратуы буладыр, мөгаен. Үзебезнең Татарстанның Кукмара районыннан булган Сәлиха белән тормыш корып җибәрәләр алар. Бер ул, бер кыз үстерәләр. Күпме генә туган якларга кайтып төпләнергә теләсә дә, насыйп булмый. Данлыклы шахтер райондашыбыз үзе эшләгән, тормыш корган, балалар үстергән Нюренгри шәһәрендә яшәп кала.
“бу гомердә иң сагындырганы туган авыл һәм туганнар булды”, ди Мансур ага. (Ә бертуганнары да күп аның – Рауза апа белән Шаһиәхмәт абзыйның сугыштан соң да биш баласы туа).
Туган як та үзенең лачындай улларын онытмый. Кече Ватанын күркәм хезмәте белән данлаган Мансур Алиуллин исеме “Чүпрәле энциклопедиясе”ндә урын алган. Мансур аганы хәзер инде үз балалары да әтиләрен күркәм характерлары, эш сөючәнлекләре белән хөрмәтли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев