Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәлеләр каһарманны искә алдылар

Кече Чынлы авылыннан да Бөек Ватан сугышына 1010 кеше киткән. Шуларның 652 се генәтуган якларга әйләнеп кайту насыйп була. Алар арасында Дан орденнарының тулы кавалеры Зыятдин Арсланов та бар. Бүгенге көндә әлеге авылның урта мәктәбе аның исемен йөртә.

Бөек Ватан сугышы башланганда Зыятдинга унҗиде яшь кенә була. Шулай да ул ФЗО мәктәбен тәмамлап, слесарь һөнәрен үзләштерергә өлгерә һәм Урал заводларының берсендә эшләп үзен һәр яктан да уңган эшче һәм активист итеп күрсәтә. 18 яшь тулгач, 1942 елның апрелендә фронтка китә һәм 21 нче армиянең 46 нчы укчы дивизиясе составындагы 314 нче укчы полкында автоматчы буларак сугышка керә. Ленинград һәм 2 нче Белоруссия фронты гаскәлрләре белән Ленинград блокадасын өзүдә, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша. 1944 елның 28 июнендә Таммисуо (Финляндия, хәзерге Ленинград өлкәсе) торак пункты янында барган сугыш кырыннан яралы штаб начальнигын алып чыга, 1945 елның 15 январенда Пультуск торак пункты (Польша) янындагы бәрелештә дошман траншеясына беренче булып бәреп керә. 1945 елның 2 апрелендә Данциг шәһәреннән (Германия, хәзерге Гданьск шәһәре, Польша) көньяк-көнчыгыштагы Нойендорф торак пункты янында разведчиклар төркеме белән дошман тылына үтеп керә, 32 дошман солдатын әсирлеккә төшерүдә батырлык күрсәтә. Сугыштагы батырлыклары өчен 1,2, һәм 3 дәрҗәдәге Даен орденнары, 1 дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, "Батырлык" өчен медале белән бүләкләнә. 1946 елда Свердловск шәһәренә кайтып газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли. 1970 елда Татарстанга кайта. Кама автозаводы төзелешендә 12 ел хезмәт куя һәм 1982 елда Буага күченеп кайта, пенсиягә чыкканчы шикәр заводында эшли. 1999 елның 10 мартында вафат була.Шушы елның ноябрь аенда, Арсланов Зыятдин Миңлебай улының исемен мәңгеләштерү уңае белән Буа шәһәрендәге каберенә истәлек ташы куелды. Кече Чынлы урта мәктәбе музеенда аның батырлыгын чагылдырган күп кенә экспонатлар тупланган. Шушы көннәрдә каһарманның туган көне уңаеннан район үзәгендәге Геройлар алееясында райондашларыбыз катнашында зур митинг үткәрелде. Кече Чынлы урта мәктәбе укучылары Зыятдин Арслановның тормыш юлы, сугыштагы батырлыклары хакында горурланып сөйләделәр, бюсты янына кызыл чәчәкләр салдылар. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов шундый каһарманнардан үрнәк алырга һәм аларга тигезләнергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр