Чүпрәледән комбайнчы Шәрифҗамал апага 95 яшь тулды
Иске Кәкерле авылында гомер кичерүче районыбызының өлкән кешесе, Шәрифҗамал апа Мәүлетова 95 яшьлеген билгеләде. РФ Президентының котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырырга дип аның янына кунаклар килде.
Шәрифҗамал апа бик ачык һәм күңелле әңгәмәдәш. Гел хәрәкәттә булган. Бары тик үткән ел авыл җирлегенә барып, кайтыр юлда аякларын авырттырган, шуңа әлегә авыррак йөри. Хәтере дә бик әйбәт, үзенең тормыш юлын килгән кунакларга бик теләп сөйләде.
Таза тормышлы гаиләдә дөньяга килә ул. Атлары да, йорт-җирләре дә нык була. Тик ул чорның сәясәте хәлле кешеләрне "кулаклар" дип игълан итә. Шәрифҗамал апаларның да абзарларын колхозга келәт бинасы итеп алып куялар, башка мал-мөлкәтләрен дә колхозга күчерәләр. Сугыш елларында һәммә кеше белән бердәй окоп казырга да йөри, башка эшләрдә дә катнаша ул. Районга килеп, 5 класс белеме белән комбайн йөртүчегә укый, аннан комбайнчы булып Татар Төкесе авылындагы колхозда эшли.
Шәхси тормышында бәхетен берничә тапкыр сыный, баласының үлемен башыннан кичерә. Бүген исә янәшәсендә кызы Сания, оныклары бар, улы Ульяновск шәһәрендә гомер итә.
Агымдагы ел башында Шәрифҗамал апаның бертуганы Мәүлидә апаның 100 еллыгында булып кайткан идек. Туганнардан исән булып, алар икәү калганнар. Бер-берсенең хәлләрен белешеп торалар авылның Акъәбиләре.
Шәрифҗамал апаның тыныч тормыштагы хезмәт юлы авыл җирлегендә эшләп узган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев