Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәледә тыл ветеранына 90 яшь тулды

Югары Каракитә авылында яшәүче Якуп абый Шаруков үткән көннәрдә гомеренең унынчы дистәсен ваклады. Бер гасырга якын тарихлы гомер бәйрәме-90 яшьлеге уңаеннан котларга аны матур гадәт белән район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, авыл җирлегеннән вәкилләр килде.

Өлкәннәрнең күңелләре самими баланыкы сыман. РФ Президентыннан котлау һәм район башлыгы бүләге тапшырганда Якуп абый да шатлык куанычын яшермәде: "Путин да туган көнемне беләме?" дип сорап куйды. Чыннан да хөкүмәт җитәкчелегенең сугыш елларын, аннан соңгы илне торгызу вакытларын үткән олы буынга ихтирамы зур.

Якуп абый да үзен белә башлаганнан бирле, олылар арасында хезмәткә тартыла. Әтисе Шиһап абый янәшәсендә тимерчелектә эшли башлый. Әлеге өйрәнгән һөнәре аннан соң да үзенә хезмәт итә. Бу эштә колхоз чорында да 20 еллап эшли ул. Аннан соң, урман кисәргә китә, агач эшкәртү эшләрендә була.

1942 елны аеруча хәтерли Якуп абый. -Авылда берничә хатын-кыз һәм безне Буа районында Суыксу авылы янәшәсендәге тимер юлны төзергә алып киттеләр. Дошман бик тиз килде бит. Шуңа саклану чарасын күрергә иде. Тимер юлны төзергә бездән туфрак ташыттылар,-дип сөйли ул.

Әлеге хатирәләрне барлап улларына, кызларына да сөйли Якуп абый. Еллар узгач, олы улы Зәки әтисен яшь вакытында эшләгән шушы тимер юлларын күрергә дә алып килә.

Колхозлар гөрләп эшли башлагач, анда төзелешләр башлана. Фермалар, авылда клуб төзиләр. Әлеге биналарны төзүдә дә Якуп абыйның өлеше зур була.

-1965 елда авылда агач клуб эшләдек, кызганыч соңрак ул янып китте. Күперләр, сарык фермалары күп төзелде,-ди Якуп абый.

Лаеклы ялга чыккач та ветеран 4 еллап хезмәт куя. Тормыш иптәше белән алар алты балага гомер бирәләр. Бүгенге көндә барысы да исән имин, әниләре генә өч еллап вафат булган.

Якуп абыйның янәшәсендә кече улы Шамил, тормыш иптәше белән Эльмира белән тора. Аларга якын киңәшче, өйдә төп нигезне, балаларны бергә җыйнап торучы да әле ул Якуп абый.

"көннәрең ничек үтә", дип соравыма да бик теләп: "Хәрәкәттә бәрәкәт", тик торырга яратмыйм. Мәчеткә йөрим, өйдә хәлдән килгән кадәр ярдәм итәргә тырышам, ди.

Моннан ике ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашуга барган Якуп абый. Әлеге очрашуны да җылылык белән сагынып сөйли.

Өлкәннәрнең балачаклары, яшьлекләре авыр елларга туры килеп, күңелләрендә тирән эз калдырса да, яшәү көче, тормышка булган оптимистик карашлары югалмаган. Иң мөһиме, әлеге хис бүгенгәчә, олыгайган гомер көзендә дә яши. Шулай була күрсен, бәхетле картлык белән яшәргә булсын, сезгә өлкәннәребез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев