Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәледә элеккеге колхоз рәисен 80 яшьлеге белән котладылар

Районның агросәнәгать комплексы тармакларында эшләгән иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе, хезмәт ветераны Алексей Кутюмовка 80 яшь тулды.

Ул гомеренең күп өлешен авыл хуҗалыгына багышлый. Үзенең эшчәнлеген малай чактан ук туган авылындагы колхозда башлый. 15 яшеннән бригадир иттереп билгелиләр. Башта авыл хуҗалыгы техникумын, аннан соң Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар аңа Городище һәм Чуваш Бизнәсе авылларындагы колхозларны җитәкләргә туры килә. Ул һәрвакытта да хезмәт коллективын иң кыен проблемаларны чишүгә юнәлдерә белә. Үзенең тынгысыз шәхси тырышлыгы белән дә күпләргә үрнәк булып тора. Басуларның уңдырышлылыгын даими күтәрә барып һәм чәчү әйләнеше таләпләрен төгәл үтәп Алексей Кутюмов җитәкләгән колхозлар бөртеклеләрдән, кузаклы һәм азык культураларыннан югары уңыш алалар. Ферма терлекләре өчен 1,5 еллык азык запасы туплыйлар. Алексей Аркадиевич берничә мәртәбә татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгының Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнә. Юбилярны котларга агроидарәнең кадрлар буенча консультанты Дамир Аббазов, ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин һәм Иске Чүпрәле авылы ветераннары советы рәисе Ринат Низамов килде. Алар Алексей Кутюмовка агроидарә начальнигы һәм ветераннарның район советы исеменнән Рәхмәт Хаты һәм истәлек бүләге тапшырдылар, тагын озак еллар бәхетле тыныч тормышта гомер итүен теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев