Чүпрәле музеенда Зәки Нуриның 95 еллыгына багышланган әдәбият дәресе үтте
Нечкә лирик, юмор-сатира остасы, талантлы язучы, фольклорчы, тәрҗемәче, халыклар дуслыгы җырчысы, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры, актив җәмәгать эшлеклесе, фронтовик шагыйрь, 80гә якын китап авторы якташыбыз Зәки Нуриның (1921 - 1994) тууына 24 нче декабрьдә 95 ел була.
Шул уңайдан 19нчы декабрьдә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңзифа Таҗетдинова безгә "Туган якны өйрәнү" музеенда музей хезмәткәрләре белән берлектә интегральләштерелгән дәрес үткәрде.
З.Нури премиясе лауреаты, Татарстан Яучылар берлеге әгъзасы Рафаил Субаевның "Чүпрәлегә мәдхия" шигырен сыйныфташыбыз Вәлиәхмәтова Альмираның бик сәнгатьле итеп яттан сөйләве белән дәрес башланып китте.
Дәрескә З. Нури премиясе лауреатлары - гомерләрен халык мәнфәгатен кайгыртуга, кешеләрне шатландыруга багышлаган шәхесләребез: Гүзәлия Сәгъдиева һәм Әмир Сабирҗанов чакырылган иде. Аларның чыгышын тыңлап, без: "Әйләнә-тирәдәгеләргә файдалы булып яшәсәң генә, үзеңне бәхетле хис итәсең. Кешегә бирелгән иң югары бәя ул - якташлары бәясе", - дигән фикеребезне ныгыттык.
Бөтендөнья татар конгресының Чүпрәле районындагы җитәкчесе - З.Нури премиясе лауреаты, талантлы композитор, язучы Иршат Закировның чыгышын һәм З.Нури сүзләренә үзе язган попурины җырлавын экраннан барыбыз да бик сокланып карадык.
Музей директоры - З.Нури премиясе лауреаты Рәдиф Субаев З.Нуриның тавышын тыңлатты: аудиоязмада З.Нури "Матур җырлаган батыр" шигырен сөйләде. Якташыбызның калын бәрхет тавышын тыңлагач, минем күз алдыма олпат, мәһабәт төз гәүдәле, һәр сүзен уйлап әйтүче тирән акыллы ир-ат килеп басты. Зәки Нуриның шундый икәнлеген биографиясе, әсәрләре дә раслап тора.
З.Нуриның 95 еллыгы уңае белән "Туган якны өйрәнү музее" тагын да матурая, тулылана төшкән шкелле. З.Нуриның тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган күргәзмә оештырылган. Экскурсия үткәрүче методист Нәфисә Усманова күргәзмә белән таныштырды. Якташыбызга багышланган экспонатлар З.Нури, аның дуслары турында тулырак күзалларга ярдәм итте.
Шулай итеп, музейда үткәрелгән дәрестә күренекле якташыбызның тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясадык, белемнәребезне тагын да тирәнәйттек. Дәрес З.Нуриның тормыш юлы һәм иҗатын чагылдырган бай презентация белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев