Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле “Анискины”

Рафик Яфизов 1977 елның маенда район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторы вазыйфасына эшкә кабул ителә. Яшь хезмәткәр беренче көннәрдән үк үзен әлеге эштә сәләтле икәнлеген күрсәтә. Балалар уку йортларында һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреҗдениеләрендә еш була, очрашулар үткәрә, укытучыларның һәм ата - аналарның ышанычын яулый.

Еш кына спиртлы эчемлекләргә кулланган һәм шуның нәтиҗәсендә балалар тәрбияләү белән бөтенләй шөгыльләнмәгән ата - аналар аның учетына куела. Учеттан төшерелгән гаиләләр дә бар. Шулай да аларны игътибардан читләштерергә ярамый. Рафик Расыйхович андыйларны да контрольдә тотарга өлгерә, узып барышлый гына хәлләрен дә белешеп чыга. Җигелеп эшләргә өйрәнгән егетне бүлек җитәкчеләре дә тиз күреп алалар һәм 1980 елда аны Зур Аксу, Городище һәм Түбән Чәке авыл җирлекләрен колачлаган участокка инспектор иттереп билгелиләр. Үзе гаиләсе белән район үзәгендә яшәсә дә, тәүлекнең күп вакытын әлеге участокларда уздыра, теләсә нинди ел фасылында да халык арасында, җәмәгать урыннарында һәм яшүсмерләр янында булырга тырыша. Үз хезмәтен үрнәк башкаруы, тынгысызлыгы һәм максатчан профилактик чараларны дөрес оештыруы нәтиҗәсендә бик күп кыңгыр куллыларның "кара" эшләренә киртә куела. Әлеге җирлекләр үзләренең географик киңлектә урнашулары белән дә үзенчәлекле. Шуңа да милициянең участок инспекторына икеләтә энергия белән эшләргә туры килә. Шул чорда ул Казан дәүләт университетының юридик факультетында белемен күтәрә. Сигез елдан соң аны Иске Чүпрәле авыл җирлеге биләгән торак пунктларга участковый итеп кайтаралар. Монда да аны тынгысыз хезмәт көтә. Милиция капитаны Рафик Яфизов катнашында шактый гына катлаулы җинаять эшләре фаш ителә, андый эшләрнең булдырылмый калганнары да ничаклы? Район үзәгендә ул лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Эчке эшләр бүлегендә дә дисциплинаны һәм законлылыкны ныгыту буенча активлык күрсәтә. Үзенә тапшырылган вазыйфаны югары дәрәҗәдә үтәве белән дә ул бүлектә үрнәк булып тора. Милициянең участок инспекторы вазыйфасы хезмәткәрдән түземлелек һәм кыюлык таләп итә, законнарны белү, участокта яшәүче һәр кешегә якын килү, аның белән уртак тел табу, кайчакта кыю һәм кинәттән килеп туган хәлне оператив хәл итү кебек профессиональ сыйфатлар да хас. Нәкъ менә шуларга нигезләнеп Рафик Расыйхович җәмәгать тәртибен саклау һәм кешеләрнең иминлеген тәэмин итү буенча куелган бурычларны үтәде дә инде. Аңа гаиләдә һәм авыл тормышында килеп чыккан күп кенә проблемаларны, конфликтларны да хәл итәргә туры килде. Тупланган бай тәҗрибәсе белән ул яңа гына эшкә алынган хезмәткәрләрне тәрбияләүдә дә бик теләп уртаклашты. Татарстан Республикасының Эчке эшләр органнарындагы озак еллар нәтиҗәле хезмәте, профессиональ осталыгы һәм личный составны патриотизм рухында тәрбияләү эшендә күрсәткән инициативасы өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының "Милиция отличнигы" күкрәк билгесе, "Эчке эшләр органнарындагы фидакарь хезмәте өчен" 1,2, һәм 3 дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнде. 2017 елның апрелендә аңа 60 яшьлек юбилее уңаеннан "Эчке эшләр министрлыгының Мактаулы ветераны" дигән күкрәк билгесе тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев