Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Шушы яктан, шушы туфрактан...

Иске Ишле авылында яшәүче Зәкиулла Нәбиулла улы Усманов язмышын авыл белән бәйләгән кеше.

Гомер көзенә кереп барганда һәр кеше үткәне, кылган гамәлләре, башкарган хезмәте хакында уйлана. Зәкиулла Усманов өчен дә узган гомер еллары үзе бер әсәр. Барысы да баштан кичкән: күпбалалы гаиләдә туып, кечкенәдән кул арасына керүләр дә, белем алу, гаилә кору, хезмәт баскычыннан күтәрелүләр... Ә иң мөһиме - барысы да туган туфракта, туган җирлектә кичелгән. "Шушы яктан, шушы туфрактан..." дип кенә түгел, ә шунда хезмәт итеп, горурланып сөйләрлек итеп үтелгән гомер юллары ул.

Зәкиулла гаиләдә алтынчы бала булып туган. Әти-әнисе - гади колхозчылар. Кече яшьтән үк сигез балаларында да хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырышалар, һәрхәлдә һәркайсын эшкә "җигәләр". Иске Ишледә ул вакытта башлангы чмәктәп кенә. Укырга яраткан Зәкиулла күрше авыл - Яңа Ишлегә 7 чакрым араны һәркөн диярлек җәяүләп узып, белем алырга йөри. Изге теләк көч бирә, авырсынмый, зарланмый укый ул. Тормыш барышында да белемен күтәрү өчен, әллә ничә тапкырлар шулай юллар узарга туры килә әле аңа.

Башлангыч хезмәт юлы "Алга" колхозында исәпләүче булып башлана. Аннан бригадир, баш бухгалтер - һәр вазифада намуслы хезмәт үрнәге күрсәтә Усманов. 1992 елда аны яңа оешкан "Маяк" хуҗалыгына рәис итеп билгелиләр. Яңа хуҗалыкның үз проблемалары, чишәсе мәсьәләләре бихисап була. Тормышны алып бару белән беррәттән, авылда эшлисе эшләр дә байтак җыела. Боларның барысын да башкарып чыгарга яңа җитәкчегә төп сыйфатларыннан - үз авылын өзелеп сөю, туган туфрагына тугрылыгы ярдәм итә. Нәтиҗәдә, авылда төзек, матур өйләр калкып чыга, йортларга газ керә, юллар төзелә һ.б. һ.б.

1997 елда социаль-мөһим объектларның берсе булган яңа урта мәктәп бинасы калкып чыга. Шундый биналар төзү белән беррәттән, җитәкче авылда мәчет булдыру турында уйлана башлый. Әлеге игелекле эшне башкаруда авылның өлкән кешесе Гаяз Хәкимов һәм шушы авылда туып, үскән, бүгенге көндә "Цильна" хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуровның ярдәмнәре бик зур була. Ниһаять, авыл халкы 1994 елда иман йортлы да була.

-Саный китсәң, төзелгәннәре дә, эшләнгәннәре дә бик күп инде аның: плотина төзелде, күперләр ясалды. Иң мөһиме, дус булдык, бердәм булдык авыл халкы белән,-ди Зәкиулла Усманов.

17 ел колхоз рәисе, аннан соң, бүгенге көнгә кадәр "Ак Барс Чүпрәле" агрофирмасының Иске Ишле филиалында булып хезмәт итү дәверендә, күпне күргәннәрен сөйли Зәкиулла Усманов. Авырлыгы да булган, җиңеллеге дә, уңышлары, уңышсызлыклары да...

Ир-ат буларак еш кабатлый торган сүзләре дә: "Хезмәт сөйгән кеше бервакытта да юкка чыкмый!"

- Эш мине кеше итте, бәхетле, гаиләле итте,-ди ул. Шушы авыл кызы Гөлфәр белән тормыш коралар алар. Төп нигездә кайнана белән 23 ел бергә тату гомер кичерә Гөлфәр дә. Менә дигән балалар да тәрбияләнә тату гаиләдә - бер ул, ике кыз. Бүгенге көндә алар инде үзләре дә аякларында нык басып торучылар булып җитлеккәннәр. Зәкиулла белән Гөлфәргә 3 онык бүләк иткәннәр. Тагын да ишәер әле нәсел, иншаллаһ.

Зәкиулла Усмановка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан тапшырылган Рәхмәт Хатлары да, Мактау Грамоталары да шактый. Казанның 1000 еллыгы уңаеннан медаль белән дә бүләкләнгән ул. Бер көн, бер көн яши-яши гомер уза менә шушылай. Фәрештәләр яхшылыгын да, тискәресен дә санап, язып бара диләр. Гади күз белән караганда да үлчәү тәлинкәсе яхшылык ягына күбрәк тарттырган, менә шундый, Зәкиулла Усманов кебек кешеләр күбрәк булсын иде бу дөньяда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр