Реклама
Шәхесләр
Чүпрәлеләр аңа “Безнең Света” диләр
Светлана ханымның элеккеге хезмәте дә газета чыгару эше белән бәйле иде.
Район типографиясендә эшләгән елларда район газетасын бизәлеше ягыннан матур иттереп чыгару буенча күп куйды. Шуңа да ул газетаның кадерен белә, укучыга аны үзвакытында җиткерү өчен вакыт белән исәпләшми. Менә ун елдан артык инде Светлана Куликова Иске Чүпрәле авылында газета – журналлар, хат ташучы булып эшли. Шушы еллар эчендә күпме авылдашына сөенечле хат-хәбәрләр, көтеп алган вакытлы матбугат басмаларын вакытында китереп җиткереп рәхмәт сүзләре кабул иткән уңган хезмәткәр ул. Авыл халкы аңа һәрвакыт рәхмәтле. Күп вакыт аңа “Безнең Света” дип кенә дә дәшәләр. Тормыш нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, Светлана үз хезмәтенә тугры калган. Халык саны кими барган чорда да аңлату эшләре алып бара, авылның үз участогындагы 250 гә якын йортка хуҗалары алдырган гәзит-журналларны таратудан ямь, куаныч таба белә. Уңган почтальонка пандемия чорында да авылдашларын вакытлы матбугат басмаларына яздыруны бик оста һәм белеп оештыра. Рәсемдә: хат ташучы Светлана Куликова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев