Чүпрәледә педагогик хезмәт ветеранын 85 яшь тулуы белән котладылар
Романов Николай Федорович 50 ел гомерен яшь буынга белем бирүгә һәм аларны тәрбияләүгә багышлый.
Иске Элмәледә яшәүче педагогик хезмәт ветераны Романов Николай Федорович бүген 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул 50 ел гомерен яшь буынга белем бирүгә һәм аларны тәрбияләүгә багышлый.
Хорновар-Шигали, Зур Аксу урта мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Ә үз авылында ул белем һәйкәле куйган - аның җитәкчелегендә мәктәп төзелгән. Шушы мәктәпне дә ул үзе 11 еллап җитәкләгән.
Тормыш иптәше белән бергә өч улларына югары белем алырга ярдәм итәләр. Уллары бүгенге көндә әтиләрен хөрмәтләп, тәрбияләп яшиләр. ( кызганыч, Николай Федоровичның тормыш иптәше бу дөньяны ташлап киткән).
Лаеклы ялда булса да, ветеран мәктәпкә еш килә, әмма инде хәзер олы кунак буларак кына.
- Укучылар һәм авыл халкы аңа һәрвакыт шат. Николай Федорович-безнең авылның горурлыгы, - ди Любовь Трофимова.
Педагогик хезмәт ветеранын өенә котларга район башлыгы Марат Гафаров килде.
Николай Федоровичка ул фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, озак елларга җитәрлек сәламәтлек теләде, муниципалитетның Рәхмәт хатын һәм бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев