Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле РУЭСы оператив төркеме инженеры Фәнис Рахматуллов  Татарстан энергетикасының Хезмәт даны китабына кертелде

Район электр станциясенә Фәнис Рахматуллов 2005 елда, армиядә хезмәт иткәннән соң, килә.

Ул вакытка аның кулында Казан энерготехникумының «Электростанцияләр һәм челтәрләр җиһазлары белгече" дигән дипломы була.

– Фәнис Рахматулловны Хезмәт даны китабына кертелүенә, оешманың горурлыгы итеп тәкъдим ителүенә гаҗәпләнергә кирәкми. Шәхсән үзем озак еллар аның остазы булдым. Яшь белгечнең  һөнәри яктан үсүен, көнән-көн характеры ныгый баруын, шул ук вакытта кешелекле булып калуын күрү – куаныч иде. Ул һәрвакыт тыйнак, аның барлыгы-юклыгын белмисең дә, ә һәрбер эштә үзенең оста булуын дәлилли, - ди баш инженер Радик Сафин Фәнис турында.

Фәнис спортта да бик актив икән. Хезмәттәшләре аның  Тәтештә һөнәри осталык буенча электромонтерлар бригадалары ярышларында катнашып та бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтүе турында сөйлиләр. Оешмада сакчыл җитештерү буенча вәкаләтле вәкил  вакансиясе булдырылгач та, әлеге вазифаны кемгә тапшыру турында сорау тумаган – Фәнисне билгеләп куйганнар.  Фәниснең  тормыш принцибы шундый: тапшырылган икән–эшләргә. Башкача булдыра алмый. Хәер, Рахматулловлар барысы да шундый. Оешмада электр монтеры булып хезмәт куйган әтисе Фиркат Летфулла улы Рахматулловтан улына күчкәндер диләр бу сыйфатлар.

Әтисе һәм аның хезмәте турында исә Фәнис кыска гына итеп: “Әти оешмада 35 ел электр монтеры булып эшләде”,-ди.

Балачак хатирәсе булып та, аның күңелендә электр линияләре, баганалар истә калган.

 –Еш кына әти янына, эшкә килә идек. Өйләрдә утлар сүнә һәм аны гади хезмәткәрләрнең янә кабызуы без малайлар өчен һәрвакыт кызык иде. Гаҗәеп бит!  Әтинең хезмәте нинди авыр һәм җаваплы булуын  үзем электромонтер булып эшли башлагач белдем. Баштарак электромонтер булып эшләдем бит мин дә, аннан соң диспетчер, соңрак инженер вазифасына күчтем, -ди Фәнис.

– Диспетчер эше нәрсәсе белән истә калды?

–Бигрәк тә электр үткәргечләрдә авария булганда  бер үк вакытта берничә  функция башкарырга кирәклеген аңладым. Иң башлап инструкция буенча эш итәргә, тиешле күрсәтмәләр бирергә, әлеге ситуациядә  ризасызлык белдергән абонентлар белән төрле телдә (татар, рус, чуваш телендә: чөнки районда төрле милләт вәкилләре яши)  аңлашырга, авария булган урынга киткән бригада белән элемтә тотарга һ.б, һ.б. Ә иң мөһиме– тынычлык саклап калырга һәм “салкын” уй-фикер белән эшләү кирәк булды миңа ул эштә, дип җаваплады оста хезмәткәр.

Чаңгыда йөрү –Фәниснең иң яраткан спорт төре икән. Кышын ул  мөмкинлек булуга, чаңгыга баса.  Филиал хезмәткәрләре арасында беренче урын яулап, Спартакиадада  җыелма команда составында катнашу бәхетенә ирешкән. Гаилә башлыгының әлеге шөгылен кызы да үз иткән.

Гомумән, Рахматулловлар - күркәм  традицияләре булган энергетиклар гаиләсе.

Фәниснең тормыш иптәше Земфира ханым да шул ук оешмада компьютер операторы булып эшли, абыйсы Фәнил  хезмәт юлын район электр станциясендә башлап, бүгенге көндә Себердә мастер буларак эшен дәвам итә. Санасаң, гаиләнең энергетика өлкәсендәге гомуми хезмәт стажы – 80 елга якын. Моңа әтисенең бертуганы, озак еллар оешманы җитәкләгән  Ирфан Летфулла улы Рахматулловның хезмәт стажын да өстәсәң, 100 елдан да артып китә.  Шуңа да Рахматулловлар династиясе өчен  Энергетиклар көне – иң  якын һәм кадерле гаилә бәйрәме.

Фәнис Летфулла улы үзенең исеме  Хезмәт даны китабына кертелүен ишеткәч, төрле хис-тойгылар кичерүен дә сөйли.

–Иң башлап, их, әти исән булган булса, дигән фикер килде. Ул, һичшиксез, фамилиябезнең энергетика тарихына кереп калуы белән горурланыр иде. Аннан соң, мондый дәрәҗәгә  лаек булырлык итеп мине өйрәткән остазларым  Надыйр абый Яхиев, Радик Сафин күз алдыма килде. Бездән соң калган буынга да югары уңышка ирешеп, хезмәт итәргә насыйп булсын.

Еш кына балаларымның традициябезне  дәвам итеп,  энергетикага килүләрен телимме, дигән сорау килә күңелгә. Билгеле, сайлау хокукы –үзләрендә.  Бүгенге көндә мин аларның «Без Энергетиклар гаиләсеннән», - дип горурлануларына да бик шатмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев