Реклама
Шәхесләр
Чүпрәле районы Урман хуҗалыгы ветераны үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Мөбинҗан ага, тормыш иптәше Нурхания апа белән, гомеренең 56 елын урманда яшәгән.
Чүпрәле районы территориясенең 3051 гектарын урманнар били. Шуның 2400 гектары Мөбинҗан Мәхмүтов урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән елларда утыртылган. Мөбинҗан ага, тормыш иптәше Нурхания апа белән, гомеренең 56 елын урманда яшәгән. Шунда 4 баласы туган.
Әлеге олпат гәүдәле, киң күңелле, сүзен һәрвакыт шаярту катыш сөйләшә торган кеше үзе башкара торган хезмәттән моннан нибарысы биш ел элек, ягъни 80 яшендә генә аерылган. Бүген әлеге легендар шәхеснеә туган көне – 85 яшьлек юбилее. Аны шушы гомеренең истәлекле датасы уңаеннан гаиләсе, дуслары, туганнары белән берлектә район Башлыгы Марат Гафаров, агроидарә начальнигы Тәлгать Халитов, ветераннарның район берләшмәсеннән Рөстәм Хәмидуллин, Рәшит Баһаветдинов та котладылар.
“Ватаным Татарстан” газетасыннан бу якларга 70нче елларда эш буенча килгән журналист Мәрди Рафиков Чүпрәле районын “Сандугач кунып сайрар талы юк” дип тасвирлый. Дөрес, хәзер дә әле безнең район урманнары белән мактана алмый. Алар бездә нибары бөтен мәйданның 3 процентка якынын гына били.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев