Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Чүпрәле район ветераннары советы рәисе Роберт Фәйзрахман улы Закировны юбилее белән тәбрикләделәр

Озак еллар дәвамында төрле җаваплы урыннарда зур хезмәт куйган һәм бүгенге көндә дә армый – талмый район ветераннары советы җитәкчесе вазыйфасын башкарып килүче Роберт Фәйзрахман улы Закировка шушы көннәрдә 70 яшь тулды.


Юбилярны тәбрикләргә Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, ветераннарның район советы президиумы членнары һәм элеккеге хезмәттәшләре килгән иде. Роберт Закировның бөтен эшчәнлеге район тормышы белән бәйле булды. Казан педагогия институтын тәмамлап кайткан яшь педагог тиз арада район җәмәгатьчелегендә үзенең киң эрудицияле, принципиаль һәм тапшырылган эшкә үтә дә җаваплы карашта булуы белән танылып өлгерә. Аннан соң аңа ул елларда районда иң зурлардан саналган Зур Чынлы авылы мәктәбен җитәкләргә туры килә. Яңа мәктәп бинасын төзеп сафка бастыру да аның өлешенә туры килә. Аннан соңгы елларда ул район мәгариф бүлеген, халык контроле комитетын, КПСС район комитетының агитация һәм пропаганда бүлеген җитәкли. Бергә эшләгән хезмәттәшләре Роберт Закировны оста һәм акыллы җитәкче, коллектив алдында торган бурычларны үтәүдә киңәшләшеп эшли белүен ассызыкладылар, туры сүзле һәм акыллы киңәшләре өчен рәхмәт әйттеләр, алга таба да исәнлектә – саулыкта озак еллар бергәләшеп гомер итүен теләделәр һәм истәлек өчен бергәләшеп фотога да төштеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев