Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Чүпрәле өлкәнен юбилее белән котладылар

Иске Ишле авылында гомер кичерүче Зәйдулла Ибраһим улы Мөхәмматҗанов  өчен 15 январь – истәлекле көн. Аңа 90 яшь тулды.

“Газета битләреннән шундый олуг яшькә җитүчеләр турында кызыксынып укый идем. Ходайга шөкер үземә дә шул көннәрне күрергә язган икән,” -ди юбиляр.

Зәйдулла Мөхәмәтҗанов тормыш иптәше Фәүзия апа белән 6 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә  авылда, уллары  һәм киленнәре Рәйнә тәрбиясендә көн итәләр. 9 онык, 14 оныкчыкның шатлыгына куанып яшиләр.

Зәйдулла абый гомер буе алдынгы комбайнчы булган. Лаеклы ялга чыккач һәм аннан соң да авылда тимерче эшләрен башкарган. Хәзер улы да әтисенең һөнәрен дәвам иттереп, ил табынының муллыгына үз өлешен кертә.

Юбилее белән аны район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәмәтҗанов котлап, Россия Президентының котлавын , район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев