Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Бурычлыбыз без аңа...

Укытучыбызга 80 яшь тулды.

Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен

Көрәшергә безне өндәде.

Яратыгыз җирне! — диде һаман,

Мине яратыгыз,— димәде.

Сездән күргән мең-мең яхшылыкка,

Тик бер генә рәхмәт җитәрме?!

Һәрберегездән гафу үтенергә–

Бурычлы без: соңмы, иртәме!

Әлеге шигырь юлларын, “Туган як”, синең аша, укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез Роза апа Сабитовага ирештерәсебез килә.

Без,  Марс урта мәктәбе укучылары –17 малай һәм 8 кыз, бер сыйныфта, белем алдык. Һәберебезне 8 ел дәвамында үз канаты астына алып, җил-яңгыр тидермичә, шуклыкларыбызны, тыңламаган вакытларыбызны, дәрескә дә әзерләнми килгән чаклар шактый булгандыр - шуларның барысын да кичереп, сабыр иткән хөрмәтле кешебез ул безнең. Без аның белән бүгенгәчә аралашып, очрашып торабыз. Җәйлеген 30 еллык очрашуга да күбебез кайттык. Бик күңелле, истә калырлык хатирәләр калдырды ул көн.

Олы тормыш юлына әзерләгән, мәктәптә икенче әни ролен башкарган укытучыбызга быел 80 яшь тулды. Аның һәрбер агарган чәч бөртегендә билгеле безнең дә өлешебез бар. Бер сыйныф эчендәге 17 ир-баланы тыеп торуга гына да күпме көч  кирәк?!

Рәхмәт сүзләре белән Сезнең алдыгызда баш иябез, хөрмәтле укытучыбыз. Алда Сезне бары тик бәхетле, саулыклы картлык көтсен. Хөрмәт итәбез, яратабыз Сезне! 

1991 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев