Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Шәхесләр

Борындык станциясендә яшәүче Николай Озеровның 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыгының баласы бар

Бүген Чүпрәле районының Борындык станциясендә яшәүче Николай Николаевич Озеров юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды. 

Бу дата белән юбилярны өенә барып район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Бикчуров һәм җирлек башлыгы Вячеслав Ранцев котладылар. Кунаклар РФ Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырдылар. Иң изге теләкләр, сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын теләделәр.
Николай Николаевич Озеров Буа районының Альшеево авылында туа. 1963 елда ул Борындык станциясенә өйләнгән  килеш килә һәм 50 ел гомерен элеваторда эшләүгә багышлый.
Николай Николаевичның күп кенә бүләкләре, грамоталары һәм Рәхмәт хатлары бар. 
Хатыны Вера Федоровна белән алар 7 бала үстергәннәр. Хәзерге вакытта юбилярның гаиләсе зур: 13 оныгы, 20 оныкчыгы һәм 2 оныкчыкның баласы бар. Ә ул исә улы һәм килене белән яши. 
Озеровлар гаиләсендә әтисе аның туган көнен Крещениедә билгеләп үтәргә күнеккәннәр. Бу гадәти булмаган очрак белән бәйле. Николай Николаевич хезмәт эшчәнлеген электрчы булып башлый. Бер көнне дә аны бик нык ток суга, бу хач ману (Крещение)  алдыннан була. Ул чакта хатыны сүз бирә: ире исән калса, аның туган көнен 19 гыйнварда билгеләп үтәчәкләр. Вера Федоровнаның вафатына 7 ел вакыт узса да, әлеге гадәт бүгенгәчә яши. 
Николай Николаевич кунаклар килүенә бик шат булды. Котлау сүзләре өчен рәхмәт белдерде, эшләрендә уңышлар теләде.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев