Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Шәхесләр

Бөек эшләр – матур эзләр...

Татар Бизнәсе авылыннан чыккан беренче техник фәннәр докторы Нияз Хисмәтов үзенең беренче булуын эшләре, гамәлләре белән гел раслап тора.

Мин якташларым белән һәрвакыт горурланып яшәдем һәм яшим. Җае туры килгәндә аларны телгә алырга, булдыра алганча, үзләре турында сөйләргә, язарга тырышам. Студент елларымда ук газета-журналларда танылган якташларым белән әңгәмәләр бастыруым да, «безнекеләр бит!» дип, ташып чыккан горурлык хисен бүлешергә теләвем булгандыр. Ринат Таҗетдинов, Рафикъ Таҗетдинов, ИлСаф, Алсу Әбелханова, Айрат Җамалетдинов  һ.б. турындагы язмаларым шундыйлардан. Үзебезнекеләр өчен җырлар язу да («Туган як» район газетасы  гимны, алдынгы һәм данлыклы авылга багышлап язылган «Кече Чынлым» җыры һ.б.), Нурмөхәммәт Хисамов турындагы китабыбыз да шул ук хисләр белән сугарылган. Нияз Зәйнулла улының ачышлары, хезмәтләре турындагы яңалыкларны да вакытлы матбугатта яктыртып барырга тырыштым. Ә менә якташларым турында китап хәтле китап язарга алыну, яшермим, хыялымда да, уемда да юк иде әле. Һәрхәлдә, якындагы ун елда. Нияз Зәйнулла улы монда да кыюлык күрсәтте: бөтенләй буш вакыты  булмаган кешене китап язарга күндерә алды!

Юбилей фото Эльвира Сафина Шулай итеп, зур эшләр башкарган, дәрәҗәле урыннар биләгән танылган якташым турында китап язарга алындым да... иң элек ул КИТАПны үзем «укый» башладым. Айлар буе ял көннәремдә Нияз Зәйнулловичны тыңлыйм. Балачак хатирәләре, әти-әни  тәрбиясе, авыл тормышы, мәктәп еллары, беренче гашыйк булу,  уку еллары... Хыяллар, максатлар, табышлар, югалтулар... Абынулар һәм... торып басып, берни булмагандай, яңадан атлап китүләр! Сәгатьләр буе сөйли дә сөйли героем. Гомер китабының бер бите ачыла, икенчесе, өченчесе... Урыны-урыны белән кино караган  кебек үк булып китә: күз алдыннан бер кадр үтә, икенчесе, өченчесе... Менә бәләкәй Нияз Бизнә елгасында шуып йөри... Менә, кайтты да, әти-әнисе белән тәмле итеп мичтә пешкән бәрәңге ашап утыра. Менә инде авыр чана тартып әтисе яныннан станциядән кайтып бара, менә беренче тапкыр комбайн йөртә, менә, өзелеп сагынудан, сөйгәненә матурлап-матурлап хат яза, менә зәңгәр кримплен костюмнан твист бии, менә  беренче баласын...  менә алтынчысын кулга ала, менә алтмыш тугыз яшендә көрәшеп, җиңү шатлыгыннан үзебезчә – татарча биеп җибәрә! Боларның барысы да – үз көченә ышанып, бернинди киртәләр, авырлыклар белән исәпләшеп тормыйча, ныклы адымнар белән алга атлаучы Нияз исемле егет бит! Үз артыннан якты эзләр калдыра-калдыра,  сокланырлык эшләр, үрнәк алырлык гамәлләр кыла-кыла бүгенге көненә килеп җиткән Нияз Зәйнуллович бит! Җитмеш яшен елмаеп сәламләп, бүген дә җиң сызганып алга баручы көчле рухлы якташыбыз ул безнең!

Юбилей фото Эльвира СафинаГаҗәеп бай һәм кызыклы тормыш юлы! Беркайчан да тигез генә, җайлы гына, башкаларныкы кебек юлны сайламаган ул. Эш булсынмы, гаиләме, балалармы, яшәү урынымы – кайсы гына өлкәсен  карасаң да, гади булмаган карарлар кабул итүен,  башкачарак гамәлләр кылуын, бүтәннәр җөрьәт итмәгән, эшләп кенә түгел, уйлап карарга да курыккан эшләр башкаруын күрерсең.

Чүпрәле районының Татар Бизнәсе авылында туып үсеп,  Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, үз юнәлешендә яңадан яңа баскычларга күтәрелеп, зур ачышлар ясаган галим ул!  Татар Бизнәсе авылыннан чыккан беренче техник фәннәр докторы Нияз Хисмәтов үзенең беренче булуын эшләре, гамәлләре белән гел раслап тора. Бүгенге көндә фән докторлары да күп. Алар арасында Нияз Зәйнулла улы фәнни хезмәтләр язып калу белән генә чикләнмичә, үз ачышларын гамәлдә кулланучылардан. Авыл хуҗалыгы техникалары, орлык эшкәртә торган техник җайланмалар буенча  Россиядә алтмыш дүрт, Кытайда биш,  Европа күләмендә  ике ачышы бар аның. Ә инде ике дөньякүләм ачышы булу якташыбыз хезмәтләренең югары дәрәҗәсе, сыйфаты, масштабы һәм ул уйлап тапкан җайланмаларның, техниканың барлык илләр өчен актуаль булуы турында сөйли.

Татарстан Республикасының информатизация академиясе академигы булуы фән юнәлешендәге уңышларының, «Татарстан республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исеме республикабыз, илебез алдындагы күпьеллык хезмәтенең нәтиҗәсе! Ә Нияз Зәйнулла улының «Россия Федерациясенең мактаулы машина төзүчесе»          булуы барлык чүпрәлеләр өчен, республикабыз өчен горурлык!

1991 елда үзе ачкан һәм  утыз ике ел дәвамында уңышлы гына эшләп килә торган «Агросервис» фәнни-җитештерү берләшмәсенең алыштыргысыз җитәкчесе дә, Татарстанның Германиядәге вәкиле булып, республикабызга һәм илебезнең төрле шәһәрләренә бик күп техника һәм җайланмалар кайтарткан оста оештыручы да,  бөртекле культураларны тирән эшкәртү буенча предприятиеләр ачу буенча Кытай белән килешүләр төзүгә үзеннән зур өлеш керткән алдынгы карашлы  белгеч тә, кул астында эшләүче хезмәткәрләре өчен кырыс, таләпчән һәм шул ук вакытта, ярдәмчел җитәкче  дә, тормыш юлында очраган гүзәл чәчкәләренең тормыш иптәше, таянычы, яклаучысы, саклаучысы да, «балаларым» диеп яшәүче, аларның матур киләчәге  өчен тырышып эшләүче кайгыртучан һәм игътибарлы әти дә, туганнарын бер йодрыкка, бер учак янына туплый алган олы йөрәкле, киң күңелле абый-эне дә, «оныкларым» дип горурланып сөйләүче бабай да әле ул!

Зур дәрәҗәләргә ирешкән якташыбыз турындагы китабыбыз юбилярның туган көнендә - 3 нче гыйнварда Казан шәһәренең үзәгендә урнашкан Милли китапханәдә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Әдәби-музыкаль кичәгә Нияз Зәйнулла улының гаиләсе, балалары, оныклары, дуслары, туганнары, хезмәттәшләре, остазлары, якташлары җыелган иде. Кичә бер сулышта үтте. Иң мөһиме, сәхнәне бизәүчеләрнең дә күбесе – якташларыбыз, чүпрәлеләр иде! Һәм бу гаҗәп тә түгел. Чөнки Нияз Зәйнулла улы һәрвакыт «якташларым» дип яши. Аларга ярдәм итә. Аларга таяна. Алар белән дус булып яшәүдән тәм таба. Чынлап та, безгә – чүпрәлеләргә, бер-беребезгә ярдәм итү, бер-беребезне күтәрү сыйфаты хас бит. Китап язуны миңа ышанып тапшырган булса, әдәби-музыкаль кичәне оештыруда Рәмис Аймәткә таянды Нияз Зәйнуллович.

Сәхнә түрендә – авылдашым, яраткан җырчыбыз, Татарстанның халык артисты ИлСаф, халыкара конкурслар лауреаты Диана Таҗетдинова  (Рафикъ Таҗетдинов кызы), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдинов (экранда), юбилярга багышланган шигырьләре белән –  Рәмис Аймәт һәм Эльвира Сафина.     ИлСафның       якташыбыз Габдулла Рәхимкулов репертуарыннан «Агымсу» җырын башкаруы да үзебезнекеләрне искә алу, үзебезнекеләр белән горурлану хисләрен көчәйтеп җибәрде. Нияз Зәйнулла улының яраткан җырчылары – Татарстанның халык артисты Илсур Сафин һәм халыкара конкурслар лауреаты Энҗе Шәйморзинаның  үзәкләргә үтәрлек җырлары, Илфат Шәеховның баянда, Марсель Шәриповның саксофонда уйнаулары да кичәнең яме булды.

 Әдәби-музыкаль кичә китаптан өзекләр уку (аларны бик оста итеп Айзилә Батрханова укый барды) һәм экрандагы видеоязмалар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. Видеоязмаларда – юбилярның гаиләсе, балалары, дуслары, хезмәттәшләре. Алар барысы да ярату һәм хөрмәт тулы хисләр белән Нияз Хисмәтов турында сөйли. Укытучысы Клара Насретдинова Нияз Хисмәтовның мәктәп елларын, остазы  Раил Зиатдинов бергә эшләү чорын искә төшерде, дусты Фәнил Шәйхаттаров таянырлык, ышанырлык юлдаш булуын ассызыклады һ.б.

 

***

Китабыбызның кайбер өзекләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.               

***

Тырыш, максатчан, тәвәккәл, ут кебек  җитез, уңган Нияз Зәйнулла улы Хисмәтов 1954 елда Татарстан Республикасының Чүпрәле районы Татар Бизнәсе авылында туа. Авылны икегә бүлеп аккан елгада арыш балыклары тотып, балачак урамнарының хәтфәдәй бәбкә үләнен таптап, тәгәрәп үсә биредә кечкенә Нияз. 

Әтисе Зәйнулла абый – алдынгы тракторчы-комбайнёр! Әнә кыр түрендә, алдынгыларга гына эленә торган флагын җилфердәтеп, Зәйнулла абыйның комбайны элдертә. Шул әләм комбайн түбәсеннән төшмәсен өчен көнне төнгә ялгап тырышуы юкка булмый – өч хезмәт ордены, бик күп медальләр иясе ул. Янында уң кулы, ярдәмчесе – улы Нияз. Уңганлыкны, үҗәтлекне аңа да өеп биргән Ходай!

Матур гаиләдә, әтисенең нык җилкәсенә таянып, әнисенең җылы канаты астында үсә Нияз. Рәхәт авыл тормышы туктаусыз физик хезмәт һәм күңелле хәлләр белән аралашып бара бирә.

Әнисе Факия апа да – җитез, уңган, булдырам, дип яшәүче кеше. Нияз әнисенең өйдә табын мул, балалар тук булсынга тырышуын аңлап үсә. 

Май чүлмәге тышыннан билгеле. Ниязның тырышлыгы, үҗәтлеге кечкенәдән сизелә. Ул һәр эшне үзе белеп, җиренә җиткезеп башкарырга күнеккән. Авыл кешесенең өлешенә тигән эшне санап та бетерерлек түгел бит: колхоз бүлеп биргән кукуруз, чөгендер кырларын җәенә өч тапкыр эшкәртү, аларны йолкып, кисеп тапшыру; өйдәге утыз сутый бәрәңге бакчасына тирес кертү, утын әзерләү, печән чабулар...  Караңгы, салкын кичләрдә электр станциясенә әтисенә ашарга илтүче дә – Нияз. Тормышны якты төсләрдә күрүче егет, яңгырга-карга карамыйча, ике чакрым юлны җилдертеп кайтуны авыр эш дип түгел,  физик яктан чыныгу, саф һава сулау дип кабул итә. Авырлыклар, чыннан да, чыныктыра аны.

*

Мәктәп еллары Нияз өчен тумыштан салынган лидерлык сыйфатларын гамәлдә күрсәтергә менә дигән мәйданчык та  була. Уку да үзенә күрә ярыш бит. Ул һәрвакыт алдынгы – математика, биология фәннәреннән олимпиадалар җиңүчесе! Спортта да сынатмый. Эшләп үскән нык бәдәнле егет өчен чаңгы ярышлары үзе бер бәйрәм, чөнки алдынгы урыннар һәрвакыт аныкы.  Мәктәптән тыш та гел хәрәкәттә ул. Кышларын Бизнә елгасында итеккә бәйләп куелган тимераяк белән тирләп-пешеп хоккей уйнаулар, чаңгыда йөрүләр рәхәт бер балачак хатирәсе булып истә калган.

Егет үсә, белем йортлары алышынып тора. Сыйныфтан җиде бала укуларын дәвам итү өчен район үзәгендәге урта мәктәпкә  тугызынчы сыйныфка киләләр. Әти-әни канаты астыннан чыгып, Иске Чүпрәледәге интернат бүлмәсендә илле алты малай белән бергә яши башлый Нияз.

Кечкенәдән күңел түрендә йөрткән хәрби очучы булу хыялын тормышка ашыру өчен, очу училищесына барырга ниятли Нияз. Табибларның «йөрәгеңдә шау бар» дигән сүзләре ул хыялларны челпәрәмә китереп ташламаса, кем белә, бәлки, бүген дә тимер кошта зәңгәр күкне гизеп йөргән булыр иде әле ул. Әмма аңа күкнекендә түгел, гомер буе җир техникасында йөрү язылган, күрәсең – вакыйгалар егетне җайлап кына инженерлык юлына борып җибәрә.

Сәләтле егетне һәр уку йорты кочак җәеп каршы алыр иде анысы: медицина университетына да чакыралар, филология тармагын сайларга да киңәш итеп карыйлар. Әмма техника җене кагылган булачак студент авыл хуҗалыгы институтын сайлый. Шулай итеп, шаулап-гөрләп торган Казан чоры, күңелле студент еллары башлана. Иң кызыгы шул: шәһәргә белем алырга килгән авыл егетләрен уку башланыр-башланмас киредән авылга эшкә җибәрәләр. Арчаның Мендеш авылында тырышып бәрәңге саклагычы төзи алар. Прораблары – төркемдәшләре Нияз Хисмәтов! Техниканы биш бармагыдай белгән, хезмәт белән чыныккан, мөстәкыйль карарлар кабул итүдән курыкмаган кыю егеткә монда да үзен күрсәтергә җай чыга. Оештыру сәләтен күреп, аны, институтка кайткач, комсорг итеп куялар, соңрак профорг була.

Нияз Зәйнуллович та уку елларын чын егетләр дуслыгы сыналган, гомерлек җан дуслары тапкан чор дип искә ала.

 Иң якыннары, әлбәттә, тулай торакта бер кашыктан ашаган бүлмәдәш егетләре: Фәнил Шәйхаттаров, Ринат Гыймадиев, Лазарь Поликарпов. Күршедә үзләре сыман акыллы дуслары Александр Фокин яши. Махсус сайланган диярсең, һәрберсе тырыш, максатчан, башлы. Әнә «Социалистик Татарстан» газетасы дәүләт имтиханнарын «бишле»гә бирүчеләрнең фотоларын бастырып чыгарган: анда да Фәнил, Нияз, Александр елмаеп карап тора.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, югары белемле  яшь Ниязны язмыш үз авылларына кайтара.  Әтисе улының колхозга кайтуын бик хуплап бетерми. Ләкин кыю холыклы егет: «Мин эшемне, булдыра алганымны, колхозга кирәклегемне исбатлыйм әле!» – дип нык тора.  Институтта укыган чорда ук Нияз күмәк хуҗалыкта ашлык киптерү бүлеге җитәкчесе булып эшләп, «сыек камырдан» ясалмаганын күрсәткән була инде. Хәтта җитәкчелек өметле студентны колхоз стипендиаты итеп, биш ел буе аена кырык сигез сум акча түләп торырга карар кыла.

Югары белемле инженер булып кайткан яшь белгеч «Йолдыз» колхозында техник хезмәт күрсәтү пункты төзетү планнары белән янып йөри башлый.  Материаллар юнәтү, төзүчеләр табу, оештыру эшләре – барысы да Нияз өстендә. Дүрт ай дигәндә, алты трактор сыярлык бина инде әзер була. Тиешле җайланмалар белән җиһазландырылган мастерской гөрләп эшләп китә. Район күләмендә үрнәк алырлык техник хезмәт күрсәтү пункты төзеткән Нияз Зәйнулла улын үсеш көтә – аны районга эшкә чакыралар! Сельхозтехника оешмасына җитәкчесе урынбасары итеп! Соңрак –  Казанны яулау!

Казан шәһәрендәге хезмәт баскычлары якташыбызны тагын да үстерә, яңадан-яңа үрләргә алып менә.

1994–1998 елларда Германиядән Татарстанга һәм Марий Эл республикасына, Ульяновск, Мәскәү шәһәрләренә  чит ил техникасы «агыла» башлый.  Нияз әфәнде зур-зур комплексларга машиналар, ГДР чыгара торган иң яхшы механизмнар, завод-фабрикаларга әзер продукцияне салып бара торган линияләр, авыл хуҗалыгы өлкәсенә бик күп машина җибәрә. Шулай итеп, 1998 елга кадәр Нияз Зәйнулла улы тырышлыгы белән Германиядән барлыгы бер миллиард дойч маркалык техника кайтартыла.

«Чит илләрдә йөрү миңа бик күп нәрсә бирде. Фәнни идеяләрем, ачышларым да чит илләрдә туып кайта иде» дип юкка гына әйтми Нияз Зәйнулла улы. Бердән, үтә кызыксынучан, икенчедән, яшьтән үк әллә нәрсәләр уйлап табарга яраткан һәм гомер буе һәр эшне иҗади якын килеп башкара торган кеше ләбаса ул!

Германиядә шактый гына яшәп алган Нияз әфәнде инде андагы тәртипкә, гадәтләргә дә күнеп өлгерә. Ә илебездә туксанынчы еллар ахырындагы үзгәрешләр башланган чак... Кызыктырып, остазы Илдар Ильяс улы да Австриядә яши... Шуларның барысын да уйлап, «Әллә калыргамы икән?» дигән уйлары да булмый түгел. Берлиннан бик ерак булмаган матур урында бөтен хуҗалыгы ялт итеп торган, сарае, гаражы да булган йорт алып куя ул.  Әмма  чит илләр белән хезмәттәшлек итеп шактый остарган, чарланган тәҗрибәле оештыручыны җитәкчеләрнең һич кенә дә Германиядә калдырасылары килми. РСФСР мелиорация һәм су хуҗалыгы министрының беренче урынбасары А. М. Матвеев: «Әйдә, кайт. Син монда кирәк.  Мин сине Татарстанның авыл хуҗалыгы министры итеп куярга тәкъдим итәм», – дип тора бит!

Ашыйсы ризыгың туган якта буласы булгач, кайтасың икән ул. Озак та үтми, Нияз Зәйнулла улын Минтимер Шәрипович янына чакырып алалар. «Министр итеп куярга телибез» дигән сүзләре хак булган, күрәсең, Мәскәүдән А. М. Матвеев үзе килгән!  Минтимер Шәрипович чит илдән кайткан алдынгы карашлы, көче-энергиясе ташып торган Зәйнуллович белән озак итеп, иркенләп сөйләшә, барысын да бәйнә-бәйнә сорашып чыга. Аннары, «Борисковский» заводы контроль пакетлары иясе булуын күздә тотып булса кирәк, ундүрт заводны берләштергән «Агропромремонт» акционерлык җәмгыяте холдинг компаниясе генераль директоры вазифасын тәкъдим итеп карый. Мондый көтелмәгән һәм бик җитди тәкъдимнән югалып калган Нияз Зәйнулла улы «Ничек әйтәсез, Минтимер Шәрипович...» кына дия ала. Ундүрт завод бит ул! Шундый зур вазифа тәкъдим иткәч, ничек «юк» дисең!

***

Иске тракторларны ремонтлап, өр-яңалардан һич кенә дә калышмаучы менә дигән тракторлар ясау эше белән янып яши башлый. Үзенең фәнни эше, Мәскәүнең ГОСНИТИ институтында язып яклаган докторлык диссертациясендәге ачышлары да шул хакта бит! Әлеге идеясен ул республикабызның авыл хуҗалыгында эшләүче барлык җаваплы кешеләре, түрәләре җыелган утырышта бөтен халык алдында Минтимер Шәриповичка җиткерергә була. 2006 елда  Зәй шәһәрендәге утырышта «Республикабызда ике мең ярым К-700 тракторы бар. Мең К-700  җимерек хәлдә. Ә аларның бәясе – биш-алты миллион!  Ике-өч тапкырга артыграк акча түләп, чит илдән кайтарабыз без аларны», – дип, К-700 тракторларын үзебездә ремонтларга кирәк дигән тәкъдим белән чыга. Яңа двигатель, яңа резиналар куйган андый тракторлар тагын сигез-унел эшли алачак икән әле. Бу тәкъдим Минтимер Шәриповичка бик ошый.  «К-700  тракторларыннан баш тартырга ярамый. Алар безгә бик кирәк әле! – дип, Хисмәтовның идеясен хуплап ала һәм: Ничәне ремонтлый аласың?» – дип сорый. Бер елда ике йөз трактор, ике йөз К-700  ремонтларга мөмкинлекләре булганын белгәч: «Нияз Зәйнуллович, март аенда Алексеевск районында семинар була. Шул семинарга ун К-700  тракторы әзерләп куй», – дип, шунда ук эш тә куша. Әйткән сүз – аткан ук! Ремонт ясау өчен зур суммаларда кредитлар алса ала, әмма семинарга кадәр ун тракторны ясап өлгертә  Нияз Зәйнуллович! Яңа двигательләр, радиолар куелган, әле генә заводтан чыккан кебек ялтырап торган ике трактор Алексеевскидагы семинар кунакларын әллә каян балкып каршы ала. Иң куанычлысы: Минтимер Шәриповичка ошый алар. Үзе К-700 ка менеп утырып, барысын да җентекләп карагач, сорашкач: «Шәп!» – дип куя ул.

***

 Хезмәт юлының бик күп елын авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерүгә, тракторлар яңартуга багышлаган Нияз Зәйнулла улының эшчәнлегендәге икенче мөһим юнәлеш – бөртекле ашлыкларны тирән биологик ысул белән эшкәртү. Орлык эшкәртү буенча Татарстан белән Кытай арасындагы зур проектларга 2014 елларда нигез салына. Илбашы җитәкчелегендәге зур делегация белән Кытайга барып, Хунань провинциясендә сөйләшүләр алып барыла, проект тәкъдим ителә. Пекин шәһәрендә ике арадагы хезмәттәшлек турында килешү төзелә.

Ул бүрттерелгән (яки үрдерелгән) орлыклардан үсемлек сөте ясый торган биопроцессор уйлап таба. Галимнең горурлыгы булган ачыш – Россия патентына һәм халыкара патентка ия булган әлеге  «тимер сыер» – биопроцессор һич кенә дә ошамаслык түгел.  Һәр хуҗабикәнең аш бүлмәсендә урын табарлык җыйнак кына, матур гына итеп, үз сызымнары, исәпләүләре нигезендә Кытайга барып эшләткән аны Нияз әфәнде.

 Нияз Хисмәтов Кытай белән генә түгел Германия, Англия, Италия, Япония белән дә эшлекле килешүләр төзи, Европада дистәләгән, Кытайда биш ачышы төркәлгән техник фәннәр докторы да. 

***

Кечкенә чактан ук, җил-яңгырга карамый, көн саен әллә ничә чакрым җәяү йөрү, хуҗалыкта берсеннән-берсе авыр физик эшләр башкару, сәгатьләр буе чаңгы, тимераякта шуулар бик яхшы чыныгу һәм мускулларны ныгыту, егәрне арттыру чарасы булган бит!

Физик эш, хезмәт яраткан егет соңрак гер спорты, ирекле көрәш белән шөгыльләнә башлый. Һәм спорт белән дуслыгы  гомер буе дәвам итә!  Инде җитмеш яше ишек какканда да, ирекле көрәш буенча турнирларга йөреп ала. Йөрү генә дә түгел, җиңүләр яулап кайта! Ветеран көрәшчеләр үзенә Көнчыгыш илләре буенча чемпионатта катнашырга һәм Россия командасы капитаны булырга тәкъдим иткәч, ике дә уйлап тормый Нияз Зәйнулла улы, алты кешелек команда туплый да Монголиянең Улан-Батор шәһәренә юл тота. 2023 елның май аенда келәм осталары – көрәш ветераннары арасында үткән әлеге  көрәштә алты ил спортчылары көч сынаша. Нияз Зәйнуллович  беренче урынны яулый, «Көнчыгыш чемпионы» исеменә  һәм «Җиңелмәс» дигән титулга ия була.

Бер җиңү икенчесен чакырып тора дигәндәй, Монголиядән кайткач тынычланды дип уйламагыз, яңа чемпионатка әзерләнә башлый ул. 2023 елның июнендә Смоленск шәһәрендә «Келәм ветераннары арасында ирекле көрәш буенча Россиянең ачык чемпионаты»нда Россия чемпионы исеменә лаек була! Бүләкләү тантанасын күрсәгез сез! «Тамашачылар белән шатлыгымны уртаклашып, Татарстан флагын күтәргән килеш, үзебезчә – татарча биеп җибәрдем!» – ди ул.

*

Туганнар арасында бу кадәр җылылык, кайгыртучанлык, якынлык еш очрамый. Нияз әфәнденең кан кардәшләре бишәү: Зәйтүнә апасы, сеңелләре Зәкия, Накия, Рафика һәм энесе Мияз. Кызганыч, йөрәкләргә төзәлмәс яра салып, сеңлесе Зәкия  яшьли вафат  була, Мияз да иллесен дә тутырмый  бакыйлыкка күчә. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Кендек каны тамган туган якка да эзләрен суытмый Хисмәтовлар. Туып үскән нигезләрендә йортлары әле дә балкып утыра. Нияз абыйлары инициативасы белән өй тулысынча яңадан төзекләндерелгән, хуҗалык корылмалары салынган. Туганнар үскән йортларында елына ике тапкыр булса да җыелышуны гадәткә керткән. Бакчабыздагы җимешләрне өзеп кабу да зур шатлык, ди алар.

Нияз Зәйнулла улының туганнары гына түгел, гаиләсе дә ишле. Ул – алты бала әтисе! Дүрт оныкның кадерле бабасы! Барысы турында да китапта тәфсилләп язылган. Фоторәсемнәр белән баетылган әлеге басма бик күпләрнең күңеленә хуш килде. Китапны тулысынча укырга теләүчеләр аны китапханәләрдән алып укый алачак. Ә әдәби-музыкаль кичәнең видеоязмасын  «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин.

Якташыбызны 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Киләчәктә Нияз Зәйнулла улының яңадан-яңа уңышларына сөенергә насыйп булсын!       

Эльвира Сафина, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе

 

Шулай ук, укыгыз: Нияз Хисмәтов: Бәхетле булу өчен ир-ат һөнәрле һәм укымышлы булырга тиеш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев